Бүген районда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Алга таба да вәзгыять үсеше безнең барлык таләпләрне үтәүгә бәйле булачак. Әлеге мәсьәлә оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән атналык киңәшмә барышында каралды. Район башлыгы Ранис Камартдинов хезмәт коллективларында инфекциянең таралуына юл куймау буенча куркынычсызлык чараларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды. Ранис Рафис улы буалыларның сәламәтлеге аларның җаваплылыгына бәйле, җәмәгать урыннарында битлектән йөрүнең, социаль дистанцияне үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклап үтте. « Әлегә районда хәл киеренке кала. Август ае белән чагыштырганда, сентябрьдә ачыкланган авырулар саны 2 тапкырга арткан. Уртак көч белән генә, профилактиканың барлык чараларын аңлы һәм җентекле үтәп, без коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймаячакбыз», - дип ассызыклады ул. Предприятие эчендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, эш бирүчеләр түбәндәге профилактика чараларын тәэмин итәргә тиеш: • эш агымнарын бүләргә һәм персоналны төрле катларда, төрле кабинетларда, берничә сменага бүләргә; • керү урыннарында антисептиклар куярга; • оешмага кергәндә хезмәткәрләрнең мәҗбүри термометриясен үткәрергә; • ОРВИ һәм югары температуралы затларны эштән азат итәргә; • башка илләрдән кайткан хезмәткәрләрнең үз — үзләрен изоляцияләүне контрольдә тотарга, коронавируска тест нәтиҗәләрен алганчыга кадәр.; * хезмәткәрләр белән коронавирусны профилактикалау чаралары буенча инструктаж үткәрү, аларны белешмәлекләр белән тәэмин итү; * биналарны махсус чаралар белән дезинфекцияләү; * биналарны һәр 2 сәгать саен җилләтергә; * һаваны зарарсызландыру өчен рециркуляторлар, бактерицид лампалар куллану; * массакүләм чараларны чикләргә; • эш урыннарында азык кабул итүне тыярга;
Барлык күрсәтелгән чаралар персоналның сәламәт калу һәм оешмаларда коронавирус йогышын таратмау мөмкинлеген шактый арттырачак. Ә күрсәтелгән чараларны үтәмәү штрафка һәм хәтта компания эшчәнлеген туктатуга китерергә мөмкин.
Предприятиеләргә профилактиканың барлык чаралары да оешма территориясендә КОВИД-19 вирусын таратуны тоткарлау өчен тәкъдим ителә
Шушы көннәрдә мәдәният идарәсе һәм Буа туган якны өйрәнү музее инициативасы белән оештырылган "Зур Фролово-Буа районы рус мәдәнияте хәзинәсе" дигән мәдәни-туристик маршрут сыналды.
Буа РНКО рәисе Климко А.Ю. .экскурсия маршрутына кушылды. Экскурсия әгъзалары Зур Фролово авылында булдылар. Авылның төп бизәге-1780 нче елларда төзелгән Казан Богородица Православие Чиркәве. 1821 елда янгыннан соң үзгәртеп корыла, 1861 елда өченче тцзелеш эшлщре уза. Барлык эшләр дә җирле крестьяннар акчасына башкарылган. Дөрес, үзгәртеп корулар XIX гасырның икенче яртысындагы эклектикага халык сәнгате элементлары һәм барка формалары белән туры килүгә китергән. Гыйбадәтханә-иң борынгы һәм, һичшиксез, Татарстанның иң зур агач гыйбадәтханәсе. XX гасырның 30 нчы еллары башында ябылган гыйбадәтханә яңадан 1947 елдан бирле эшли. Гыйбадәтханәнең үзәк престолы Изге Богородица Казан иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән, сул як - Изге Пантелеимон хөрмәтенә, уң як - изге Николай Чудотворец хөрмәтенә.
Моннан тыш, Зур Фролово авылында Изге Пантелеимон чыганагы урнашкан. Җирле халыкта гына түгел, Казан епархиясеннән читтә дә зур хөрмәткә лаек Пантелеимон. Изгене искә алу көнендә бу җирлеккә ике меңгә кадәр кеше килә.
Җирле мәхәллә кешеләре һәм тирә-юньдәгеләр 1853 елда Афонадагы Пантелеймон монастыреннан китерелгән Изге Пантелеймон гыйбадәтханә иконасын укыдылар. Әлеге икона бүген дә храмда тора.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Илдус Габдрахманов эш визиты белән Буа районында булдылар. Аларны район башлыгы Ранис Камартдинов озатып йөрде.
Сәфәрнең төп максаты - «Авангард» һәм «Заря» агрофирмаларының шикәр чөгендере һәм ашлык кукурузын җыю барышы, КФХ «Дәүләтшин» эшчәнлеге белән танышу иде. Шулай ук министр төзелә торган терлекчелек комплексын да карады.
Алмагач бакчасы территориясендә Марат Җәббаров крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Җәмил Дәүләтшин белән очрашты. Фермер 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү белән шөгыльләнә, быел фермер 16 гектарда 22 мең алма үсентесе утыртты, якын арада тагын 5 меңне яңа технология буенча утыртырга планлаштыра.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шашка турниры үтте. Бу традицион һәм мавыктыргыч уеннар фикерләүне үстерә. Анализларга өйрәтә. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны реабилитацияләү әлеге уен ярдәмендә баш мие эшчәнлеген югары тонуста һәм интеллектуаль активлыкта тотарга ярдәм итә.. Шашка яратучылар чираттагы уенда көч сынаштылар, үзләренең акылларын күрсәтеп, осталыкларын арттырдылар. Шашка такта кырында киеренкелек артса да , дуслык җиңде! Турнир ахырында җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әлеге чараның максаты-спортның интеллектуаль төрләрен популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итү.
Сәүдә эшчәнлеге алып баручы оешмалар, җәмәгать туклануы объектлары, хезмәт күрсәтү өлкәсе объектлары җитәкчеләре игътибарына. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе, Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы А. Ю. Попова тарафыннан расланган, яңа коронавирус йогышын (COVID-19) профилактикалау буенча тәкъдимнәрне үтәү максатларында, шәхси саклану чараларыннан башка эшләгән өчен административ штрафлар турында исегезгә төшерәбез!!!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы «ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 19.08.2020 ел 2467-р номерлы боерыгы нигезендә өченче затлар хокукыннан(кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан тыш) азат булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм оешмаларга бирү өчен билгеләнгән дәүләт милкен арендалау шартнамәсе төзү хокукына аукцион үткәрү турында хәбәр итә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга (Torgi: 200820/0050700/01; Sale: SALEEEOA0000545) дәүләт мөлкәтен арендалау шартнамәсен төзү хокукына аукцион игълан итте –Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Газ урамы, 16 йорт (алга таба-Объект) адресы буенча урнашкан бина, гражданнар оборонасы склады. Билгеләнеше: торак булмаган, 1 катлы, лит. А, гомуми мәйданы 1023,1 кв. м., кадастр номеры 16: 14: 99018:364 ( алга таба-объект)
Килешүнең башлангыч бәясе-объект буенча айлык аренда түләве бәясе 57283 сум тәшкил итә. Аренда срогы-6 ел. Гаризалар 6 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат Интернет челтәрендә Россия Федерациясенең рәсми сайтында урнаштырылган –www.torgi.gov.ru шулай ук «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыятенең электрон мәйданчыгында да. sale.zakazrf.ru к
Начальная цена договора - Объект буенча айлык аренда түләвенең базар бәясе 57283 сум тәшкил итә.Аренда срогы 6 ел. Заявкалар 06.10.2020елга кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат Россия Федерациясенең Интернет челтәрендәге рәсми сайтында - www.torgi.gov.ru, шулай ук sale.zakazrf.ru “Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы” акционер җәмгыятенең электрон мәйданчыгында урнаштырылган.
Казан дәүләт энергетика университеты-энергетика һәм башка фән сыйдырышлы тармаклар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча Россиянең алдынгы техник вузларыннан берсе.
Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү, кирәкле белгечлекләрне популярлаштыру һәм мәктәп тәмамлаучыларга Казан дәүләт энергетика университетында югары белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатыннан, 2020 елның 3 октябрендә 14.00 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелә.
РФ территориясендә коронавирус йогышы таралуны кисәтү шартларында КДЭУ Ачык ишекләр көнен дистанцион рәвештә, ОНЛАЙН-режимда үткәрәчәк. Чара сайтына сылтама буенча күчәргә мөмкин: postupi.kgeu.ru
1 октябрь- Ырыңгы, Татар Буасы, Үгез Куагы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы ( Күзби), Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы
2 октябрь - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевк, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка
3 октябрь- Тимбай, Ембулатово, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык-Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнисан, Янтуган, Чуаш Янтуганы , Ташкичү
4 октябрь - Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу
5 октябрь - Зур Фролово, Карлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене, Лашчы тимер юл разъезды поселогы, Степановка, Каенлык
6 октябрь - Яңа Чәчкаб, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр-Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак
7 октябрь - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тутай, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы
8 октябрь - Әлши, Ракы, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы, Яңа Мәртле.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 октябрендә Бөтенроссия гражданнар оборонасы өйрәнүләре кысаларында хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системалары, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы турында халыкка экстрен хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк. 2020 елның 2 октябрендә 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр «Татарстан - Яңа гасыр» аналог телевизион каналы һәм 1 һәм 2 мультиплекс эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар цифрлы каналларының трансляцияләре туктатылачак. Хәбәр тексты: "Игътибар! Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә. Игътибар! Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә.». Шулай ук 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр транспортта (трамвайларда һәм троллейбусларда) видеороликны эшләтеп җибәреп, «ПТV-ТРИОН» халыкка мәгълүмат бирү системасын тикшерү үткәреләчәк. Алга таба 9.30 дан 10.30 га кадәр Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә сирена җайланмалары эшли башлаячак. Хәбәр тексты: "Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә» Шул ук көнне, 10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казан шәһәрендә һәм барлык муниципаль районнарда сиреналар җибәреп, С-40 электросиреннасын тикшерү үткәреләчәк. Шуның белән бергә, 2020 елның 2 октябрендә 9.30 дан 10.30 га кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарының бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итүнең локаль системаларын автомат режимда эшләтеп җибәрү оештырылачак, ә 10.30 дан 11.30 га кадәр - хәбәр итү системасы булган һәм куркынычлылык 1-2 класслы куркыныч җитештерү объектларына кертелгән предприятиеләрнең ДДС аша. ❗ Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе тынычлык сакларга һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңларга чакыра.