ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

2020 елның 17 августында 11.00 сәгатьтә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Буа шәһәре, Ленин ур., 52 йорт) җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итә.

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-12-02, 8-9033-87-97-72

Дистанцион хезмәтләрдән тиз һәм куркынычсыз файдалана алуны онлайн-сервисларның уңайлы һәм актуаль булуын пандемия чоры күрсәтте.

 «Татэнергосбыт» АҖ халык арасында компания сервисларын популярлаштыру өчен «Гади  булмаган сорауларга гади җаваплар» дигән социаль проект чыгарды. Татэнергосбыт экспертлары иң актуаль сорауларга җавап бирә: торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләү нечкәлекләре, шул исәптән хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр, счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру, интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру һ. б.

Проектның чыгарылышын биредә карарга мөмкин: https://yadi.sk/d/pAjD7fGqz-7gSg

20 августта район халкына түләүсез юридик мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Видеоконференция форматындагы очрашуда Буа муниципаль районы Башкарма комитетына алдан ук мөрәҗәгать җибәреп катнашырга мөмкин.

Читтән торып үткәрелгән чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре булачак. Оештыручы булып ТР Юстиция министрлыгы тора.

Белгечләрдән консультация алу өчен буалыларга үз сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен электрон почтага (Bulat.Rahmatov@tatar.ru ) алдан җибәрергә кирәк. Барлык сораулар 17 августка кадәр (дүшәмбе) кабул ителәчәк. Барлык мөрәҗәгать итүчеләрне очрашуга чакырачаклар.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә, Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча узачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес субъектлары өчен "Кайнар линия" үткәрде. Күчемсез милеккә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча консультацияне инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева уздырды.

       Сезнең игътибарыгызга бирелгән темага иң актуаль сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте адресына Россиянең Чехиядәге илчелегеннән һәм РФ Оборона министрлыгының Чехия Республикасында 2019-2020 елларда хәрби-мемориаль эш оештыру һәм алып бару буенча вәкиллегеннән мөрәҗәгать килде «Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының, Татарстанның 1945 елда һәлак булган һәм Брно һәм П.Оржехов (Чехия республикасы) мемориаль комплексларында җирләнгән туганнарының күмелү урыннары турында халыкка хәбәр итүләрен сорыйбыз», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Брно шәһәре вәкиллеге, магистраты, Россия Илчелеге каршындагы мәктәп укучыларының хәрби-тарихи эзләнү берләшмәсе, Прага шәһәренең яшьләр һәм балалар дипломатиясе клубы, Россия һәм Чехия эзтабарлары тарафыннан битараф булмаган 1715 яңа сугышчы исемен билгеләүгә ирешкәннәр. Исемнәрне эзләү рәсми чыгыштагы күпсанлы архив документларын җентекләп өйрәнүгә һәм чагыштыруга нигезләнгән. Эш барышында берничә беренчел җирләү урынының берьюлы берничә зур хәрби зиратны яңадан җирләү оештырылган булуы ачыкланды.

Кибетләрдә намуссыз хезмәт күрсәтү яки сыйфатсыз товарлар сатып алу очрагында буалылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Ильин Денис Леонидовичка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Буа шәһәре, Космовский ур., 108 «г» йорт (КФҮ бинасы), элемтә өчен телефон: 84374 3-52-81.

"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен бәйге. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтү иреге.  Срогы – 2020 елның 15 сентябре. Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручысы - «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды, e-mail:  glagolitsa-rt@yandex.ru.  

Катнашу бушлай, оештыру кертеме юк.

 «Глаголица» премиясе - яшүсмер – әдәбиятчылар өчен Россиядә иң яхшы проектларның берсе. Бәйгедә катнашу-танылган авторлар белән мастер – классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы , уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Эшләрне танылган язучылар бәяли: Виктор Лунин, Анна Русс, Галимьян Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс.

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы»  русиякүләм конкурсы үткәрелә. Конкурсның төп бурычы - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Буада республика район һәм шәһәр судлары һәм Казан гарнизон хәрби судының 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, киңәшмә республика судларын тоташтырып, видео-конференц-элемтә режимында узды.

Чараны район җитәкчесе Ранис Камартдинов ачты. Ул катнашучыларны сәламләде һәм татарстанлылар файдасына уңышлы эшләүләрен һәм республиканың алга таба да чәчәк атуын теләде.

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев үз чыгышында республика судларының агымдагы елның 1 яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады, судьялар тарафыннан гражданлык, административ, җинаять эшләрен һәм административ хокук бозулар турындагы эшләрне карауның сыйфатын анализлады, кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International