Буа районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан төнгә кадәр 150дән артык комбайн урып-җыю кампаниясендә мәшгуль. Алар арасында ярыш киң җәелдерелде.
Әйтергә кирәк, районның барлык игенчеләре дә тиз һәм көйле эшлиләр. Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көнгә 17895 гектар басу суктырылган, бу 31% тәшкил итә . Узган атна йомгаклары буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру буенча иң яхшы комбайнчылар да билгеләнде. Алар – «Авангард» ҖЧҖнән Дмитрий Сидоров, Илгиз Сөнгатов һәм Николай Николаев, «Дружба» ҖЧҖнән Александр Масленцев, «Заря»ҖЧҖнән Айрат Мөхәммәтшин.
Бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов аларга рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Ә юбилей флагы эстафетасында катнашу кыр хезмәтчәннәре өчен бик истәлекле булды. Аларның һәркайсы ТАССРның 100 еллыгы флагын кулына алу, беренчеләрдән булып аны район басуларында җәелдерү һәм истәлеккә фото ясау хокукына лаек булды.
Бүген, 6 августта Буа муниципаль районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Флагны хөрмәтләү тантанасы шәһәребезнең үзәк мәйданында узды. Чарада район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа районы Имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа округы протоиерее Иоанн Ткачук, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
Ранис Рафис улы якташларын истәлекле вакыйга белән котлады: «Бүген безнең барыбыз өчен дә истәлекле һәм мөһим вакыйга - Буа муниципаль районы гербы төшерелгән тасма ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетеләчәк. Безнең районның язмышы республика төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Быел Буа муниципаль районы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә, ә шәһәргә 240 яшь тула. Без икътисадтагы казанышларыбыз, мәдәнияттәге уңышларыбыз, спортта җиңүләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ел саен район авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Татарстанның иң яхшы районнары бишлегенә керәбез. Һәм бүгенге көннең барлык казанышларының да үткәндә ныклы нигезе бар. ТАССРның 100 еллык тарихы нәкъ менә шушы үткәннең данлыклы сәхифәсе булып тора», - дип билгеләп үтте ул һәм Буа районы гербы төшерелгән тасманы ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетте.
Бүген Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» - «Сияние» VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең Зональ турын төшерү узды. Быел конкурс ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча кабул ителгән чаралар уңаеннан конкурс Онлайн режимында уза.
Конкурс программасында Буа муниципаль районыннан «Гөлҗамал» фольклор коллективы, «Родник» ветераннар хоры, шулай ук Нурдания Низамова, Мария Хайбулкина һәм Наталья Арисова катнаша.
Аларга уңышлар телибез!
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели. Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга инвалидлык турында мәгълумәт кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетта, электрон почта адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.
Айлык акчалата түләүне гариза нигезендә рәсмилләштерүдән баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учрежденияләре бюджеттан тыш фондлар, Федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук властьның региональ һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплау бердәм мәгълүмат операторы ул.
Буа районында яңа 2020/2021 уку елына әзерлекне тикшерү буенча мәктәпләрне карап чыгу башланды.
Яңа уку елына керергә бер айдан да азрак вакыт калып бара. Районда бүгенге көндә 4660 укучы санала һәм барлык гомуми белем бирү учреждениеләре аларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер булырга тиеш. Мәгариф учреждениеләрен киләсе яңа уку елына кабул итү комиссиясен район җитәкчесе Ранис Камартдинов үзе җитәкли.
Комиссия әгъзалары учреждениеләр территориясен карадылар, мәктәп яны участокларын һәм биналарының торышын (эчтән дә, тыштан да) бәяләделәр; башлангыч, урта һәм өлкән звено, профильле укыту кабинетларының әзерлеге белән таныштылар. Капиталь ремонтның сыйфатын тикшерделәр.
Район җитәкчесе Боерган, Әлши һәм Иске Суыксу авылларындагы мәктәп әзерлегенә нәтиҗә ясады.
Росреестрның игезәк сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча үткәргән эше нәтиҗәсендә Роскомнадзор суд карарлары нигезендә мондый 34 ресурсның эшен туктатты.
Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында булган белешмәләр Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы тарафыннан бирелә. Күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны онлайн режимда гражданнар Росреестрның ачык кадастр картасында алырга мөмкин.
Мондый хезмәтләрне башка затлар һәм оешмалар тарафыннан игезәк сайтлар аша күрсәтү - законсыз, булган тәртипне боза һәм башка тискәре нәтиҗәләргә китерә, аерым алганда, аларга түбәндәгеләр керә: күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә мошенниклык гамәлләренә алшартлар тудыру, оператив-эзләү эшчәнлеген һәм хокук саклау эшчәнлеген кыенлаштыру, шәхси мәгълүматлар әйләнешенең хокукый режимын үтәмәү һ.б.
Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы Россия Федерациясенә һава транспорты белән килү тәртибен җайга сала торган карарларга үзгәрешләр кертте.
Күрсәтелгән кагыйдәләр Россия Федерациясе территориясенә килүче күчмә һәм даими рейсларга да кагыла.
27.07.2020 нче елның 22 нче карары Россия Федерациясе территориясендә билгеләнгән пунктка килүче һава судносы бортына утыртканда чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга, шул исәптән транзит юл максатыннан, COVID-19 лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсен раслаган медицина документы (рус яки инглиз телләрендә) булуын тәэмин итәргә кирәк.
Cimicidae семьялыгының урын-җир кандалалары - кан эчүче канатсыз бөҗәкләр. Алар семялыклары дөньяда ике төрле: Cimex lectularius урын-җир кандаласы - уртача климатлы күп кенә илләрдә таралган космополитик төр, һәм тропик илләр зонасында тереклек итүче тропик кандала - Сimex hemipterus.
Россиянең кайбер шәһәрләре территориясендә тропик кандалалар күренә. Бөҗәкләрнең әлеге төре Россиянең Европа өлеше өчен яңа. Белгечләр әйтүенчә, бу бөҗәкләрнең саны елдан-ел арта бара. Бу төрләрне бер-берсеннән белгечләр генә аера ала.
Кандала синантроп (көнкүреш) буынтыгаяклыларга карый, алар тиешле санитар хәлдә булган имин биналарда яши һәм үрчи ала, әмма еш кына алар кешеләр тыгызлыгы югары булган һәм канәгатьләнерлек булмаган санитар-техник торышлы торак биналарда еш очрый.
- COVID-19 киң таралу һәм дөньяның төрле илләрендә авыруларның тотрыксыз динамикасы белән бәйле рәвештә, сәфәр алдыннан сез килергә һәм броньлау вакытын кыскартырга планлаштырган илдәге эпидемиологик вәзгыять белән танышырга тәкъдим ителә - билетлар һәм торакларны очып китәргә берничә көн кала броньларга.
-Сәфәр алдыннан сез сәяхәт планлаштырган ил территориясенә керүче таләпләр белән танышырга кирәк.
-Барлык сәяхәтләрдә (транспорт һәм паспорт/таможня контроле узуны да кертеп) социаль дистанцияләү чараларын үтәгез.
-Урнашу урыннарын сайлаганда, кунакханә бизнесының рәсми вәкилләрендә аерым номерларга өстенлек бирегез. Хосусый йорт биләмәләрен һәм урнаштыру (хостеллар) тибындагы кунакханәләрне арендалаудан качарга тырышыгыз.
Росреестрның контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалаштыру күптән барлыкка килде-соңгы елларда тармакта күп нәрсә үзгәрде, һәм норматив актларның бер өлеше үз актуальлеген югалтты, дип билгеләп үтте Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, Президент имзалаган «Россия Федерациясендә мәҗбүри таләпләр турында» № 247-ФЗ һәм «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» № 248-ФЗ федераль законнарга аңлатма биреп.
Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә «Җайга салу гильотинасы» механизмын гамәлгә ашыру буенча эш төркемен җитәкләгән Виктория Абрамченко (аның сүзләрен китерә) сүзләрен «Җайга салу гильотинасы» системасы аша узып, гамәлдәге норматив хокукый актларны тамырдан яңадан карау һәм кирәкле яңаларын чыгару мөһим.
Аерым алганда, җир төзелеше өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге институтын төшереп калдырырга, шулай ук даими файдалану хокукында кулланылучы җир кишәрлеген милеккә сатып алу яки аренда хокукын рәсмиләштерү бурычын үтәмәгән юридик затлар өчен административ җаваплылыкны юкка чыгарырга тәкъдим ителә. Бу тәкъдимнәр гамәлдәге норматив-хокукый көйләүне актуальләштерү зарурлыгына бәйле