Хәзерге вакытта балалар үзара бик аз аралашалар, бер-берсе белән уйный белмиләр, "Дуслык"ның нәрсә икәнен аңламыйлар. Заманча балалар ешрак төрле гаджетларда утыра. Шул уңайдан «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Инна Артемьева Карлы авыл җирлеге территориясендә яшәүче социаль хезмәт алучылар белән «Дуслык ныклы безнең» дигән темага чираттагы чара үткәрде.
Балалар дуслык турында мәкальләрне, әкиятләрне, фильмнарны һәм мультфильмнарны искә төшерделәр, аларның мәгънәсе турында фикер алыштылар. Уеннар уйнадылар, рәсем ясадылар һәм үзләренең иң яхшы дусларын сурәтләделәр.
Чараның максаты-балаларга әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр системасын күрсәтү; үзләре өчен әһәмиятле шәхси кыйммәтләрне билгеләргә өйрәтү; балаларга дусларны дөрес сайлау мөмкинлеген һәм кирәклеген күрсәтү; дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләү һәм иҗади активлыкны үстерү.
Җир кишәрлегенең чикләрен ничек һәм ни өчен аныкларга? Иске участок чикләрен ачыклаганда нинди документлар кирәк булачак? Катлаулы эпидемиология шартларында нәтиҗәләрне ничек килештерергә? Бу һәм башка сорауларга Федераль кадастр палатасы экспертлары җавап бирде
Ильин көне җитте. Халык сынамышлары буенча бу көннән су коенырга ярамый. Әлбәттә, кешеләр сулыклар янында ял итә. Республика буенча кабул ителгән профилактик чараларга карамастан, су объектларында оператив хәлләр бик киеренке кала. Бу елның коену сезоны башланганнан бирле республика сулыкларында 52 һәлакәт булган, аларда 49 кеше, шул исәптән 7 бала һәлак булган. 1 кеше коткарылган, шул исәптән 2 бала.
Күп кенә кешеләр коену өчен яраклы сулыклар янында ял итә. Гадәттәгечә, бу урыннарны ял итүчеләр барлыкка китерә, бу урыннарда сулыкның төбе тикшерелмәгән һәм бу сулыкның тирәнлеген һәм үзенчәлекләрен беркем дә белми. Әлбәттә, мондый урыннар ял итүчеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.
Су коену сезоны алдыннан Кама Тамагы инспекторлык участогы муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләренә массакүләм ял итү урыннарын билгеләү һәм су коену өчен яраксыз сулыклар янында тыелган билгеләр билгеләү турында хатлар җибәрде.
« Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен раслау турында» 2009 елның 23 апрелендәге 256 номерлы Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге кагыйдәләрне бозган, аерым алганда, җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен, ТР КоАП 3.10 статьясы буенча административ җаваплылык та каралган
Ел саен гражданнар үз милкендә булган мөлкәт, транспорт, милек һәм җир салымнарын түли.
Хәбәрнамә, үз чиратында, салым түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча, салым органы тарафыннан җибәрелергә тиеш.
Кирәк булганда, мәсәлән, теркәлү урыны буенча төрле сәбәпләр (командировкага, яңа яшәү урынына күчүгә, ялга) буенча озак вакытлар булмаган очракта, бердәм салым түләү рәвешендәге салымнарны вакытыннан алда (аванс белән) түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.
Бердәм салым түләве электрон янчыкның аналогы булып тора, анда гражданин физик затлар мөлкәтенә, җир, транспорт салымнарына һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен акча күчерә ала.
Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә һәм милек салымнарын түләү вакыты җиткәч, салым органы мондый түләү зачетын мөстәкыйль үткәрәчәк. Беренче чиратта, түләү физик затның андый акчасы булса, салым буенча булган недоимкаларны яки бурычларны түләүгә юнәлдереләчәк.
1 августта "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа бүлекчәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы һәм Буа районы ЮХИДИ бүлеге хатын-кызлар арасында "Автоледи - 2020" машина йөртү осталыгы буенча республика конкурсының район этабы уздырылды.
Бәйгедә 6 катнашучы сыналды. Район бәйгесе ике этапта үтте: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" - компьютерда һәм "Автомобильне фигуралы йөртү" -автодромда.
Бәйге йомгаклары буенча 1 урында - Салахиева Фәния, 2 урын - Йосыпова Илсөяр, 3 урын - Гайнетдинова Айсылу.
Җиңүчеләр грамоталар, медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр, барлык катнашучыларга чәчәкләр һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Акцияне оештыручыларның бурычы-мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу, беренче сыйныфка баручы баланың тормышында бу көнне иң мөһим көнгә әверелдерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.
2020-2021 уку елында Буа районында 482 бала беренче сыйныфка барачак. Әлеге акцияне тормышка ашыруда ярдәм итү максатыннан әлеге хәйрия акциясендә безнең район оешмалары һәм предприятиеләре катнашуларын һәм «Милосердие» хәйрия фонды счетына акча күчерүләрен сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт кадастр бәясе турында» №237-ФЗ Федераль закон һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2009 №2202-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ЦГКО» ДБУ) электрон документ рәвешендә хисап проекты төзелде.
02.07.20 исәп-хисап проектында булган белешмәләр һәм материаллар дәүләт кадастр бәясе фондын алып бару тәртибендә каралган күләмдә дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында алтмыш көнгә урнаштырылган.
Әлеге материаллар дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://rosreestr.ru). «Сервислар» бүлегендә – «Дәүләт кадастр бәясе мәгълүматлары фондыннан мәгълүмат алу» бүлекчәсендә – «Кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектлары/дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре турында хисап проектлары
Гамәлдәге законнар җир кишәрлекләре ияләреннән үз җиренең чикләрен мәҗбүри рәвештә ачыклауны таләп итми. Ызанлау -ирекле процедура, һәм бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында җир кишәрлегенең урнашу урыны турында белешмәләрнең булмавы аның хуҗасы тарафыннан закон бозу дигәнне аңлатмый. Шул ук вакытта практика күрсәткәнчә, кишәрлеккә ия булучының киләчәктә күршеләр белән җир бәхәсләренә керергә, күчемсез милек белән үз теләге белән эш итәргә омтылганда, проблемалар белән очрашырга һәм хәтта чиктәш кишәрлекләр мәйданын киңәйтү хисабына территориянең бер өлешеннән мәхрүм калырга мөмкин. Федераль кадастр палатасы җир кишәрлегенең чикләрен билгеләргә тиешле өч сәбәпне атады.
Министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 ай эчендә терлекләр белән эш итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу планның 71%ын тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48% – тукландыруга идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырдылар.
Әлеге цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән нәтиҗә шактый сизелерлек булды. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнар белән узган киңәшмә барышында хәбәр итте.
Теләсә кайсы кешегә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп ителә, әмма өлкән яшьтәге кешеләр, аз хәрәкәтләнүче яки авырып урын өстендә ятучылар өчен бу аеруча да мөһим. Туганнары һәм якыннары һәрвакыт авыруга өйдә яки стационарда даими тәрбия бирүне тәэмин итә алмый. Күпләр андыйлар белән тәүлек әйләнәсе бергә була алмый.
Әгәр нәкъ менә сез шундый авыр хәлдә калсагыз, Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә кыю рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз. Авырулар һәм яшәү шартлары теләсә нинди катлаулы булса да, үз вакытында һәм квалификацияле карау оештырырга ярдәм итәчәкләр.
Квалификацияле белгечләр хезмәтләрне көн саен (шимбә, якшәмбе һәм барлык бәйрәм көннәрендә дә кертеп) 6шар сәгать бирә.
Тулырак мәгълүматны Буа ш., Ленин ур., 52 йорт, 1 кат, 7 бүлмә адресы буенча алырга мөмкин. Телефон 884374 33805