ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бу елның 2 аенда республикада терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11,9 млрд сум булган. Узган елның шушы чорына карата үсеш 9% тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы оешмаларында шул вакыт эчендә 221 мең тонна сөт савылган (+16,5 мең тонна) һәм 67,6 мең тонна тере үлчәмдә терлек һәм кош үстерелгән (+3,8 мең тонна).

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2020 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды.

2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.


21
март, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре алуга дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.


20
март, 2020 ел
җомга

Бүген, 20 март көнне, район башлыгы Рәнис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә район Башкарма комитеты, салым инспекциясе, прокуратура, социаль яклау, шулай ук башка оешмалар белгечләре катнашты. Чара барышында районның аз тәэмин ителгән гаиләләренә ярлылыкны киметүгә һәм керемнәрне арттыруга юнәлдерелгән адреслы ярдәм күрсәтү сораулары каралды

Район халкының яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган гомуми саныннан күпчелек өлешен балалары булган гаиләләр тәшкил итә. Утырышта катнашучылар тарафыннан һәр очрак аерым каралды, барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Һәр гаилә өчен аларның реаль керемнәрен арттыру буенча конкрет чаралар эшләнде. Шуны ассызыклап китик, аз керемле гражданнарга субсидияләр белән генә чикләнмичә, аларны яңа һөнәргә өйрәтүдә дә, үзмәшгульлекне оештыруда да ярдәм итәчәкләр.

Комиссия эшенең төп максаты-ярлылыкның сәбәпләрен һәм структурасын анализлау, гражданнарның һәм гаиләләрнең ярлылык сәбәпләрен һәм төп факторларын ачыклау. Алар арасында керем дәрәҗәсе, сәламәтлек дәрәҗәсе, белем дәрәҗәсе, эш белән тәэмин итү, эшсезлек, социаль ярдәм программаларында катнашу  һ.б. бар.

Республиканың 16 районы аграрчылары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып баралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре  язгы эшкә кереште. 

“Фермерларның  акчаны  көрәк  белән көрәп  алмаулары һәркемгә һәм һәркайда  мәгълүм.    Әмма эштән курыкмаганда, акчаларны  чамалап тотканда,  уйлап  эш иткәндә, баеп китәргә дә  була”, -  дип сөйлиләр  Буа районы  фермерлары.    

Буа районында 2018 елның  язында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативына оешкан  5 крестьян-фермер хуҗалыгы  башлыклары  моның  шулай  булуын раслап  күрсәттеләр.  

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов бүген Түбән Наратбаш авыл җирлегенең Зур Карлаңгы авылында крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар.

Юллар Илнур Гайнетдинов хуҗалыгыннан башланды. Бүгенге көндә аның фермасында 29 сыер терлеге бар. Фермер шулай ук сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнә, тиздән бу эш өчен яңа бина төзүне планлаштыра. Әлеге авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы тагын бер фермер Айрат Мусин дәүләт грантын отып үз эшен башлап җибәрде. Ул симертү өчен бозаулар сатып алган. Шулай ук 220 гектар пай җирен арендага рәсмиләштергән. Азыкны үзе әзерли, моның өчен аның тиешле техникасы  да бар.

Бүген, 20 мартта Иске Суыксу авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Галимҗан Сабирҗан улы Мөхәммәдышев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район җитәкчелеге исеменнән Галимҗан Сабирҗан улын бу вакыйга белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Иске Суыксу авыл җирлеге башлыгы Венера Йосыпова, " Гармония"  халыкка ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль белгече                               Миләүшә Кулеева котладылар. Юбилярның йорты бу көнне  аерым җылылык һәм иң  якын кешеләренең  игътибары һәм елмаю белән тулган иде.

  Юбилярга бүген  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, районнан бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

 Галимҗан Сабирҗан улы лаеклы ялга газ хезмәтеннән киткән,  ул газчы булып эшләгән. Хатыны Равия Гыйльфан кызы белән бергә алар өч  кыз һәм бер улы тәрбияләгәннәр.  Бүген алар улының гаиләсе белән бер зур тату гаилә булып яшиләр.

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.

Бөтендөнья бәхет көне әле күптән түгел генә, 2013 елдан бирле ел саен 20 мартта билгеләп үтелә. Аның максаты глобаль- кешеләрнең игътибарын тормыштан канәгать булуга юнәлтү һәм аларның бәхетле булу омтылышына ярдәм итү.

Сүз уңаенда, Халыкара бәхет көнен бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Чөнки 20 март язгы көн белән төн озынлыгы буенча төн тигезләшкәндә башлана. Шулай итеп, бәйрәмне гамәлгә куючылар планетаның барлык кешеләре дә бәхеткә тигез хокукка ия, дип ассызыкладыла. Бәхеткә омтылу — планетада һәр кешенең аерылгысыз теләге, дигән идеяне саклау өчен, бәхет көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International