ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү "Гармония"  үзәге базасында  бинадан ашыгыч эвакуация буенча практик өйрәнүләр узды. Чара сәгать 10.00 да янгын чыганагы булу  турында тавышлы элемтә системасы буенча игъланнан башланып китте.  Барлык хезмәткәрләр инструкция буенча үз кабинетларында электр приборларын сүндерде, тәрәзәләрне япты һәм үзләре белән кыйммәтле әйберләр һәм документларны алып бинадан чыктылар. Хезмәткәрләрнең гамәлләре төгәл һәм чарланган, куркынычсызлык таләпләрен бозмый гамәл кылулары ачыкланды.

Бүген Буа шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы базасында район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, куст этапларында җиңүчеләр арасында «Умники и умницы» интеллектуаль конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйге безнең районның 18 катнашучысын берләштерде. Сынаулар катлаулы, әмма катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар үзләренең эрудициясен һәм белемнәрен күрсәтеп, барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.

Шундый күркәм традиция бар: Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан һәр елны район җитәкчелеге, депутатлар безнең районда яшәүче ветераннарга шәхсән барып хәлләрен белешәләр, Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерәләр һәм аларга нык сәламәтлек телиләр.

Бу максатта бүген, 17 апрельдә, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин белән очрашты. Ул ветеранны котлады һәм аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бүләк җыелмасы тапшырды. Үз чиратында ветеран район башлыгына даими ярдәм күрсәткәннәре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сугыш вакытында кичергән авырлыклары, совет солдатларының фидакарьлеге турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Талпан вирусный энцефалит - үзәк нерв системасының өстенлеге белән кискен йогышлы авырулар авыруы. Авыру нәтиҗәләре: тулысынча савыгудан, сәламәтлекне бозуга китерә, инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган очракларга кадәр.

“Коммуна” хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр. Беренче булып кырга дым туплау агрегатлары, туфрак бераз җилләгәч минераль ашлама кертү агрегатларында механизаторлар эшне башлады.

Узган шимбәдә буалылар тоталь диктант язды. Быел аңа 55 кеше кушылды. Ул ветеринария техникумында узды. 

Ветеринария техникумы, медицина училищесы студентлары, шәһәр мәктәпләре вәкилләре “ЗУЭС”, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре бер аудиториягә генә сыешмадылар. Текст авторы — журналист Павел Басинский М. Горькийның “На дне” әсәренә багышланган язмасын экран аша үзе укыганнан соң алар ике аудиториягә бүленделәр. Диктант язучыларга аларны тоталь диктантны оештыру кураторы Дания Сәгыева, куратор-филолог Гөлнара Латыйпова укыдылар. Дания Ибраһимовна белдерүенчә, диктантларны тикшерү әле дәвам итә. “Бишле”ләр саны 14кә җиткән инде. Акциядә катнашучылар билгеләрен техникумга килеп тә, 27 апрельдән соң Тоталь диктантның рәсми сайтында да белә алалар.

Шушы көннәрдә Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән “Муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Алар арасында буалылар да бар.

“Шәһәр һәм авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясенең җиңү Дипломы муниципаль район башлыгы Марат Җаббаровка бирелде. Ә Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев “Муниципаль хуҗалык һәм тормышны тәэмин итү системасы” номинациясендә бүләкләнде.

Агымдагы ел башыннан автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә  (ОСАГО) яңалыклар керде. Алар нигездә полис бәясен исәпләп чыгаруга кагыла. Автомобильчеләрнең кайсылары отачагы, кемнәргә күбрәк чыгым тотарга туры килүе турында аңлатуын сорап “Росгосстрах”ның Буа шәһәрендә агентлыгы җитәкчесе Шамил Садриевка мөрәҗәгать иттек.

Быел шәһәр яңа скверлы булачак. Ул район мәдәният йорты артында төзелә, беррәттән аның янындагы территорияләр дә уңайлыландырылачак.

Район башкарма комите-тының архитектура бүле-ге начальнигы Ринат Гыйльфанов белдерүенчә, әлеге төзелеш 75 миллион сум акчага башкарыла. Бу сумма  узган ел Россия Төзелеш министрлыгы игълан иткән “Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыруның иң яхшы проектлары” конкурсы финалына чыккан өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре старт алды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 апрельгә 4323 гектарда туңга сөрелгән һәм пар җирләре, 650 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланды. “Авангард” һәм “Дружба” агрофирмаларында уҗым культураларын ашлауга керештеләр. Бу эш 310 гектарда башкарылды. “Авангард”та, “Заря”да, “Коммуна”да, “АгроНур”да, һәм “Ямбулат”та күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Ашлама 841 гектар мәйданда кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International