ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районының "Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Экстремизмга – юк!" декадасы кысаларында "Яшүсмер" клубы әгъзалары өчен чара үткәрделәр.

“Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе республикада 27 августта башланды һәм 10 сентябрьгә кадәр дәвам итте. “Балаңны искә төшер – алимент түлә” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы приставлары 7 миллион сум бурыч түләткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Быел кишерне күпләп чәчүчеләрнең авыр хезмәте акланды. Җәен бу яшелчәнең 1 килограммын 25 сумнан сатсалар, хәзер дә әле бәя күпкә төшмәде, көзге чор өчен югары – 10 сум тора. Бу башка елларга караганда икеләтә күбрәк, дигән сүз.

Әгәр ата-ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү  эшчтәлегендә катнашмый һәм алиментларны түләү турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү булмаса, аларны карап тотуга (алиментлар) акчаларны Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 маддәсе, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 122 маддәсе нигезендә суд аша түләтергә мөмкин.

24-26 октябрьдә Казан өченче тапкыр бөтен Россиядән ресторан һәм кунакханә тармагы белгечләрен җәлеп итү үзәге булачак. «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә ресторан һәм кунакханә бизнесы өчен «HORECA by Kazan 2018. Hospitality&GastroEXPO" III Халыкара һөнәри күргәзмә узачак.

Татлы тамыр Тәтеш, Апас һәм Буа районнарының өч агрофирмасыннан алынды. Генераль директор Валерий Погребный сүзләренә караганда, быел 680 мең тонна шикәр чөгендере кабул итү планлаштырыла. Көнгә 5600 тонна чимал эшкәртелә һәм 800 тонна шикәр комы алына.

Комиссия әгъзалары фермер хуҗалыклары кырларын карап чыктылар, машина-трактор паркларында һәм ындыр табакларында булдылар. Беренче тукталыш Түбән Наратбаш авылында «Кадыровы " крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Фермер Фәнис Кадыйровның 570 гектар җире бар. Корылыклы елга карамастан, технологияне үтәү нәтиҗәсендә ул бөртекле культуралардан мул уңыш алды – һәр гектардан 30-35 центнер. Тиздән 100 гектарда игелүче шикәр чөгендерен җыю башланачак.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

6 сентябрьдән Буа районында “Россия балалары- 2018” ведомствоара комплекслы-оператив операциянең икенче этабы башланды.  

Шулай итеп, идарә тарафыннан теркәлгән хокукларның, күчемсез милек объектларының хокукларының, йөкләмәсенең гомуми саны 486 482 тәшкил итте. Шул ук вакытта торак урыннарга теркәлгән хокукларның гомуми саны – 181 694, җир участоклары – 119 248, машина кую урыны – 404.

Гаиләләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туса яки икенче баланы уллыкка-кызлыкка алсалар, бала яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасын айлык түләүләр итеп күчертергә мөмкин. Тик моңа хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International