ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак.

Медицина хезмәтләре төрләренең, шул исәптән граждан салым тотып калынган акчаны ала торган кыйммәтләрнең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.

 

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрде.

Төп максат-балаларның ялын оештыру һәм уңай кәеф булдыру.

Малайлар һәм кызлар өчен «Рио» кафесында хәйрия ашы узды. Тәмле төшке аштан соң балалар күңелле уеннарда һәм волонтерлар оештырган мастер–класста катнаштылар.

Мондый чаралар һәр бала өчен бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу тагын бер кат дуслар белән очрашырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирә.

Бәйрәмне оештырган шәхси эшмәкәр Хисаметдинова Лилия Рамил кызына һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручы Эльвира Гарифуллинага, шулай ук волонтерлар Бикмөхәммәтова Зилә һәм Төхвәтуллина Фәнзиләгә Буа шәһәренең 5нче гимназиясенә рәхмәт белдерәбез.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

2022 елның 24 апрелендә төнлә һәм иртән  Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил секундына 3-8 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә 0..+2˚.

Көндез максималь һава температурасы +16..+18˚

Барлык православие  динен  тотучыларны чын күңелдән бөек һәм шатлыклы бәйрәм - Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлыйм!

Пасха бәйрәме-православие христианнары өчен елның төп вакыйгасы һәм православие динендәге иң зур һәм хөрмәтле  бәйрәм.


22
апрель, 2022 ел
җомга

21 апрель көнне Буа районында язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны һәм кунакларны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләде.

 

2022 елның 23 апрелендә санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2022» республика акциясе кысаларында Буа шәһәрендә үзәк гомумшәһәр өмәсе узачак.

Шәһәр халкын табигатьне саклау эшчәнлегенә максималь җәлеп итү максатыннан һәркемне Буа районы территориясендә шимбә өмәсендә катнашырга, территориядә тәртип булдыруга һәм саклауга үз өлешен кертергә чакырабыз.

 

Мәдәни үсеш үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Фойеда районның аерым авыл җирлекләренең җирле үзидарә тарихы күргәзмәсе оештырылган иде.

Бу көнне бәйрәмгә халык проблемаларын хәл итүне йөкләгән, һәрвакытта да сабыр булырга мәҗбүр итә торган һөнәр кешеләре җыелды.

 

Россия Кызыл Хачының Татарстан бүлекчәсе белгечләре Буа шәһәренең актив озын гомер үзәгендә күчмә мастер-класслар үткәрделәр.

Тыңлаучылар беренче психологик ярдәм күрсәтү турында белделәр, тугандаш тәрбия системасы белән таныштылар, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәнделәр, кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

"Буа ветеринария техникумы" студентлары һәм активистлар, "Форпост" үзәге хезмәткәрләре Чаңгы базасы янындагы территорияне җыештыру буенча өмә үткәрделәр.

Техникум студентлары һәм активистлары өчен өмә - ул яхшы һәм файдалы традиция. Студентлар территорияне тәртипкә китерделәр: кар эрегәннән соң калган чүп-чарны җыйдылар, территорияне ботаклардан, коры яфраклардан чистарттылар, башкарылган эштән һәркемнең күңеле булды.

Чара ялгыз яшәүче пенсионерларга һәм инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Җәмәгатьчелекнең игътибарын гражданнар проблемаларына җәлеп итү максатында белгечләр хәйриячеләр һәм ихтыярыйлар ( волонтерлар) белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әлеге акция кысаларында Буа районы хәйрия склады җитәкчесе Ольга Шевелева мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итәргә булды. Аның чын күңелдән эшләнгән өлеше зур ярдәм һәм социаль җаваплылыкның иң яхшы дәлиле булып тора.

Социаль  бүлек белгече Инга Шәрипова билгеләп үткәнчә, барлык гражданнар да кешеләрнең проблемаларына битараф булмаганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International