ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2021 ел
шимбә

Клиент көненә багышланган мәгълүмат кампаниясе кысаларында Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы гражданнарга ведомстволар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.

2021 елның 30 мартында экспертлар «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Әлеге чара Казан шәһәре, Калинин ур., 3 йорт адресы буенча («Яхшы куллар» склады) 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Түләүсез юридик консультация алу өчен 8 (843) 236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.


26
март, 2021 ел
җомга

Бүген Буада Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч муниципаль районнары катнашында узган  киңәшмә кысаларында санитар-экологик икеайлыктагы  эшләр турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты- шулай ук Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Лицензияләү бүлеге башлыгы Алексей Чинарев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, Идел аръягы зонасы районнары вәкилләре.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында "Антикоррупцион хәбәрче" журналының чираттагы номеры чыгарылды. Ел саен икеайлык йомгаклары буенча республиканың иң актив халкы, уку йортлары, предприятиеләре, муниципаль берәмлекләре бүләкләнә.

«Узган, 2020 елда территорияләрне санитар чистарту буенча барлык чаралар махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында узды. Шуңа да карамастан, масштаблы уртак эш башкарылды. Эшләрне башкаруда 156 мең кеше катнашты, полигоннарга 508 мең м3 тирәсе калдык чыгарылды, 1,2 млн.нан артык яшел үсенте утыртылды. Икеайлык чорында ачыкланган 963 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны 2020 елның 31 маена 924е (96%) бетерелгән»,-дип хәбәр итте утырышта катнашучыларга республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров һәм барысын да агымдагы елда санитар-экологик икеайлык үткәрүгә җитди карарга чакырды.

Киңәшмә барышында шулай ук #ЭКОЯЗ 2021 традицион акциясен уздыру мәсьәләсе каралды, җир асты байлыкларыннан файдалану һәм республикада табигать саклау чараларын финанслау программаларында катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге искә төшерә: талпан вируслы энцефалиты– үзәк нерв системасы зарарлану белән кискен йогышлы вируслы авыру. Авыруның нәтиҗәләре аянычлы,  тулысынча  терелүдән башлап гариплеккә һәм үлемгә китергән очракларга кадәр.

Ничек йоктырып була?

Авыру йоктыручы (вируслы талпан энцефалиты) кешегә талпан вирусы йоктырган беренче минутларда селәгәй белән бергә тапшырыла.

-урманнарда, урман- паркларда, шәхси бакчачылык-бакча кишәрлекләрендә вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик урманнарда, булганда,

-талпаннар (этләр, мәчеләр) яки кешеләр – киемдә, чәчәкләр, ботаклар белән һ. б. лар (урманга йөрмәүче кешеләр зарарлана),

- талпаннар күпләп һөҗүм иткән чорда вирус  кәҗә, сарык, сыер буйволларның  эшкәртелмәгән сөтендә булырга мөмкин. Шуңа күрә талпан энцефалиты буенча имин булмаган территорияләрдә бу продуктны кайнатканнан соң гына кулланырга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөт кенә түгел, аннан әзерләнгән продуктлар: эремчек, каймак һ. б. йогышлы чирне күчерүче булып тора.,

- тирегә  утырган талпанны сытып, тешләгән урынны кашыган очракта;   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5-10 сыйныф укучылары арасында «АгроНТИ – 2021» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен өч яшь категориясе һәм биш юнәлеш буенча гаризалар кабул итүне дәвам итә:

  • Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат идарә итү системалары);
  • Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары);
  • Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотоларны һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);
  • Агрометео (һава торышын прогнозлау, һава архивын булдыру, аналитика);
  • АгроБио (авыл хуҗалыгы культуралары авыруларыннан һәм корткычларыннан биологик саклау алымнары)

Росреестрның мөрәҗәгате нәтиҗәләре буенча Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте «Яндекс» компаниясенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итүче сайтларны рекламалауны туктатырга күрсәтмә бирде. «Россия законнары нигезендә, мондый дәүләт хезмәтләрен күрсәтү бары тик Росреестр компетенциясенә генә кертелгән, ә арадашчылар аша дәүләт хезмәтләрен «яңадан сату» мөмкинлеге каралмаган», - диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт хәбәрендә.

Бүген Татарстанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында Ырынгы авылыннан Алексей Кубайкин нәтиҗәле хезмәте һәм Буа муниципаль районында сөт терлекчелеген һәм үсемлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Атказанган фермер исеменә Фәрит Ибәтов һәм Ринат Гайнетдинов лаек булды. Фәргать Сибгатуллов Т.С. Мальцев исемендәге  «Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде. Күпьеллык хезмәте өчен Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитетының Мактау грамотасы белән Фәнил Кадыйров бүләкләнде. Әлеге чарада Дәүләтшиннар гаиләсе дә катнашты.

Фермерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты  «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» бәйгесен игълан итә.

Конкурс, беренче чиратта, Россия Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыра.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

    Буа муниципаль районының «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы С.В. Шакирова «Сәламәтлек сәгате» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада  Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары катнашты

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия авыл яшьләре берлеге авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» проекты кысаларында Бөтенроссия конкурсын (алга таба-Конкурс) гамәлгә ашыру турында игълан итә.

Проект Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән грант акчаларыннан файдаланып тормышка ашырыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле төбәкләрдә 5 үсеш командасы сайлап алыначак, алар 2021 -2022 еллар дәвамында булачак:

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстанда 28,2 мең кв.м файдалануга тапшыру һәм 406 гаиләне торак белән тәэмин итү мөмкин булды. 6,86 км газ бүлү һәм 24 км суүткәргеч челтәр төзелгән. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 500 проект тормышка ашырылды: спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары һәм башкалар. Торак шартларын яхшыртуда еллык 3 процент ставкалы «Авыл ипотекасы» программасы нәтиҗәле инструмент булды. Татарстан 1600 гаиләне авыл территорияләрендә торак сатып алуга акча белән тәэмин итеп, аны бирү күләме буенча лидер регионнар рәтенә керде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы алга таба да авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча актив эшләргә планлаштыра. Чараларда республиканың барлык районнары да катнаша ала. Безнең колл-үзәктә дәүләт программасы шартларын расларга була: 8-800-444-16-70.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International