ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.

Грант акчаларын сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләр симертү фермалары төзүгә, сарыклар үрчетүгә, ана кәҗәләр тотуга, ит һәм йомырка өчен кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгын җитештерү фермаларын тотуга, теплицалар, яшелчәсаклагычлар төзүгә тотарга мөмкин булачак.

Заявкалар һәм документлар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә ябык конвертта кабул ителә.

Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефон: 8(843)221-76-85.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама буенча керергә.

26 апрельдә, бөек татар шагыйре һәм язучысы Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.

Буалылар игътибарына «Вдохновленный Тукаем» исемле документаль фильм тәкъдим итәбез. Фильм Татарстанның халык артисты, ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, La Primavera камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовка багышлана.

Бу фильмның герое-безнең замандашыбыз, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестрын оештыручы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Рөстәм Абязов. Габдулла Тукай шигыре белән илһамланган композитор Р.Абязов оркестры белән скрипка өчен «Тукай моңнары» сюитасын булдырган. Тукайның тылсымлы шигъри дөньясы музыка тавышларында илһамландырган хис-тойгыларын тапты. Кино татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Фильмны безнең YouTube-каналда карарга мөмкин. https://youtu.be/4kEvsEFSGkw

6 апрельдән ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Буа район мәдәният йортының Instagramда (https://instagram.com/buinskrdk?igshid=arkxaro5abx) «Яраткан уен коралларында уйна» онлайн марафоны старт алды. Бүгенге көндә марафонда 60 тан артык кеше катнашты. Шунысы куанычлы, марафонда өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бар. Балалар һәм яшүсмерләр марафонда бик теләп катнаштылар. Алар күп кенә музыка коралларын белүләрен күрсәттеләр. Буыннар бәйләнешен күрү куанычлы - әтиләр улларында һәм кызларында музыка коралларына мәхәббәт тәрбияли.

 

2020 елның 9 маенда илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Тарихта ил халкы зур сынауларга дучар булды. Бөек Ватан сугышындагы җимерелүләре һәм кеше корбаннары буенча тарихта бу сугышка тиңнәр булмаган. Безнең Җиңү шуның белән дә әһәмиятле!

2020 ел Россия Федерациясендә "Хәрби Дан" елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, Район мәдәният йорты каршындагы халык театры актерлары инициативасы белән, Буа район мәдәният йортының Instagramда (https://instagram.com/buinskrdk?igshid=arkxaro5abx) 10 апрельдән «Җиңүчеләргә багышлана» он-лайн марафоны башланды. Проект кысаларында һәр теләгән кеше шигырь, проза, җырлар форматындагы видео җибәрә һәм ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлый.

Марафонны оештыручылар-Буа муниципаль районының Мәдәният идарәсе һәм Район мәдәният йорты.

Күп кенә буалылар катнашты инде, сез дә кушылыгыз!

«Буа-информ» һәм Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе (районара) Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Виртуаль үлемсез полк» акциясе игълан иттеләр. Сез дә кушылыгыз!


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында атланмай, каймак, сөт, сырга иң түбән бәяләр белән аерылып тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда иң арзанлы азык-төлек продуктлары дип атады. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры брифингта белдерде

Бүген 3 буалы “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” милли проектының “Агростартап” программасында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе каршында үзләренең бизнес-проектларын якладылар.

Шулар арасында: Сафиуллин Сөләйман 200 бал корты оясына проект белән, Рамил Мөхәммәтшин 3 гектарда җиләк-җимеш культуралары (кура җиләге) үстерү проекты белән, Фәхретдинов Әсрар 80 башка исәпләнгән атлар фермасы проекты белән. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Конкурс комиссиясе алдында проектларны яклау видеоконференцэлемтә кысаларында узды.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшкуарлык инициативасын яклау» илкүләм проекты күпчелек авыл халкын эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, аның мәшгульлеген һәм керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында

«Агростартап» проекты буенча 2019 елда 103 мөрәҗәгать итүчегә грантлар бирелгән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләр бирү программасы буенча 29 кооператив 98,9 млн сумлык субсидия алган.

Проектны уңышлы яклаган очракта, якташларыбыз үзләренең бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга 3 млн. сум күләмендә грант алачак. Аларга уңышлар телибез.

Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын 2020 елның май аена чыгару

Г Р А Ф И Г Ы

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән башлана.

 

У Р А М Н А Р

1. К. Либкнехт, Зөя урамнары

2. К. Маркс, Ленин урамнары

4. Энгельс урамы

5. Кызыл Армия , Төньяк Коммуна, Кыр өсте урамы, Тынычлык, Тау өсте тыкрыгы

6. Кече Яр буе урамы, Кече Яр буе тыкрыгы, Кырым, Казан урамы

7. Маяковский, М. Җәлил урамнары

8. Чапаев, Щорс, Матросов урамнары

9. Гарнизов, З. Богданова, Карташов, Б.Урманче, Энергетиклар, Свердлов урамнары

11. Комаров урамы

12. Тимер юл, 2нче Тимер юл урамнары

13. Яшел, Республика урамнары

14. Ямашев, Горький урамнары

15. Зөя, Самочкин, Сафин, Ивашев, Сайдашев, Ульянов, Р.Шәрәфетдинова урамнары, Егоров тыкрыгы

16. Жорес урамнары, Репин тыкрыгы

18. Космовский, Завод урамнары (пос. Васильевка)

19. Вахитов, Ш.Абдрахманов урамнары

20. Ефремов, Газ урамнары

21. Р.Люксембург, Якты, Болын урамнары

22. Колхоз, Беренче Май, Пионер, Пушкин, Сторожев урамнары

23. Бебель, Казанкин урамнары

25. Комаров урамнары

"Online чирек" кысаларында яңа конкурска старт алган өченче экосишәмбе җитте. Ул Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә кулдан ясалган әйберләр дә тематик булырга тиеш.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International