Илдә килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, үз-үзеңне изоляцияләү чорында интернет-хезмәтләргә ихтыяҗ артты, аларны дистанцион рәвештә алырга мөмкин. Моннан Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы сайтларын күчереп "игезәк" сайтлар да файдаланды. Алар Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итәләр. Әмма чынлыкта бу хезмәтләр еш кына мошенник булып чыга.
Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.
Бүген җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм көне Екатерина II тарафыннан шәһәрләрдә Жалованная грамотаны имзалау көненә багышланган, нәкъ менә шушы вакыйга үзидарәләр турында Россия законнарына нигез салды, дип санала.
Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады, килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, котлау видеоэлемтә аша узды.
Федераль салым хезмәте Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшмәкәрлеккә каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты 27 апрельдән консервациягә ябыла. Бу хакта бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашуда учреждение директоры Рәзинә Хисаметдинова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нигезендә, яңа коронавирус COVID-19 йогышы таралуга юл куймау максатларында, санитар-эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре карантинга ябылырга тиеш.
Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа шәһәренең мәшгульлек үзәгендә булды, анда ул «Россиядә эш» порталы эше белән танышты. Бүгенге көндә белгечләргә 122 эшсез буалылардан мөрәҗәгать килгән, аларның һәркайсы карап тикшерелгән һәм эшкәртелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас, #БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.
Акциядә бүгенге катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында кибет киштәләрендә һәм татарстанлыларның өстәлләрендә сыйфатлы һәм кулай бәяләрдән азык-төлек продукциясе җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен чәчү кырларында, терлекчелек фермаларында, теплицаларда өзлексез эшләүчеләр, ашамлык продуктлары җитештерүчеләр катнаша. Моннан тыш, акциягә аграрийлар гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр дә, табиблар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм урманчылар да кушыла.
Флэшмобта катнашу өчен #Мынаработедлявас #Безэшлибез хeштегы белән фотография куярга һәм үз эшең турында берничә җөмлә язарга кирәк. Безгә кушылыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 ел ахырына кадәр юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата җир законнары таләпләрен үтәүне планлы тикшерү туктатылган. Мондый карар Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә кабул ителде.
Моннан тыш, планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен нигезләр исемлеге кыскартылган. Аерым алганда, планнан тыш тикшерүләр, мәсәлән, тикшерү үткәрү турындагы прокуратура таләбе нигезендә үткәрелергә мөмкин. Шулай ук чаралар гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү фактларын ачыклау, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында яисә, әгәр дә сүз лицензияләр һәм махсус рөхсәтләр бирү максаты булган тикшерүләр турында барса, үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.
Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә гражданнар да, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә шалтырата ала. Күрсәтелгән телефон буенча терлекчелек, игенчелек, механизация, азык-төлек базары һәм башка мәсьәләләр хакында консультация алырга, шулай ук үз шикаятьләреңне, тәкъдимнәреңне калдырырга мөмкин.
Шуңа игътибар итегез, колл-үзәкнең эшен һәм аеруча мөһим мәсьәләләрне анализлауны яхшырту максатларында барлык сөйләшүләр яздырып барыла.
21 апрельдә 7.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы»нда «Яңа көн» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина белән әңгәмә узачак. Татарстан Росреестры вәкиле радиотыңлаучыларга үз-үзеңне изоляцияләү шартларында күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләячәк.
Казанда “Татарстан радиосы” 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru “ Матбугат хезмәте-радиоэфирлар” бүлегендә, шулай ук безнең Вконтактеда. vk.com/rosreestr16.