Буалылар игътибарына! Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, «Эковесна 2020» республика акциясен уздыру концепциясе үзгәрде. #ЭКОВЕСНА 2020 республика акциясен уздыру буенча яңартылган кагыйдәләр һәм тәкъдимнәр гражданнар игътибарына җиткерәбез.
Татарстан Республикасының Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе (районара) Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында www.pfrf.ru сайтында электрон рәвештә алырга мөмкин, дип искәртә.
Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен алу өчен, гражданинның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган исәпкә алу язуы кирәк.
Мөһим! Кредит оешмалары аша хисап язуын өйдән чыкмыйча да раслап була:
- Саклык банкы Онлайн
- Тинькофф
- Почта БанкОнлайн
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт күрсәтүдән граждан алда санап үтелгән банкларның берсе клиент булса гына файдалана ала.
Предприятиеләргә ярдәм итү һәм район икътисадына өстәмә инвестицияләр җәлеп итү өчен Буада «Буа» сәнәгать паркы төзелеше һәм аңа резидентлар җәлеп итү алып барыла.
Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов сәнәгать паркы резидентларының берсе, «Фиш» ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Вавилов белән очрашты. Резидентның планында-60 кешелек штатлы балык эшкәртү предприятиесе төзү һәм республиканы җирле балык белән тәэмин итү, шулай ук экспортка чыгу өчен, сменага 10-15 тонна әзер продукция җитештерү.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә, ана капиталы алу хокукына ия булган Россия гаиләләренә апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә, ул өч яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк.
Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә, шул исәптән, сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, түләү каралган.
Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, "Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ гражданнарны дистанцион кабул итүгә күчте.
Туры килә торган эшне эзләү максатында теркәү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә гариза бирү юлы белән башкарыла. www.uslugi.tatar.ru.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча комиссия эшен дистанцион форматка күчерде. Хәзер комиссия утырышлары видеоконференция режимында үткәрелә.
Татарстан Хөкүмәте 14 апрельдән республика территориясенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар өчен мәҗбүри 14 көнлек карантин кертте.
Бу документ нигезендә, 14.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән (кайткан) гражданнарны 14 календарь көн эчендә өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә мәҗбүр итәргә.
Рамазан чорында массакүләм чаралар һәм лекцияләр онлайн-форматта узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» МА ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.
«ТР Диния нәзарәтенең Рамазан аена планлаштырылган барлык социаль чаралары онлайн режимда, шулай ук мөфтинең мәгълүмати ресурсларында: сайтларда, социаль челтәрләрдә, „Хузур ТВ“ мөселман телеканалында һәм „Азан“ радиосында узачак», — дип аңлатты Хәсәнов.
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында район җитәкчесе Ранис Камартдинов муниципалитетның авыл җирлекләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәнең көн тәртибендә киләсе сораулар торды:
- Авыл торак пунктларында яшәүчеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү турында;
- Авыл җирлекләре башлыкларының Мәскәү шәһәреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан килгән барлык кешеләрне тикшереп тору буенча Роспотребнадзор белән үзара хезмәттәшлеге турында;
- Алда торган Пасха вакытында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында;
-Территорияләрне санитар чистарту буенча икеайлыкны оештыру турында;
- Янгын куркынычы чорында һәм үләнне яндыруга юл куймау турында;
- Авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салым акчасына сатулар үткәрүгә смета документларын әзерләү турында.