ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле буалылар! 4 февральдә ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары, прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территориаль бүлекчәләре белән берлектә, алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү уздыра.

Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес ур., 110А адресы буенча, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, белешмәләр өчен телефон: (84374) 3 56 41.

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча  «кайнар линия»  телефоны ачылачак.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләр буенча  тулы мәгълүмат алырга итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

   Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Социаль белем бирү академиясе» волонтерлары белән берлектә Сталинград сугышында катнашкан Сафиуллин Гариф Лотфулла улының өенә бардылар. Очрашу Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар – мар итүгә 77 ел тулуга багышланган иде.

    Балалар Гариф Лотфулла улының истәлекләрен игътибар белән тыңладылар, аның бүләкләрен карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу ахырында ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

    Бүлекчә белгечләре мондый очрашуларның буыннар бәйләнешен ныгытуга алып баруын, яшьләрдә патриотизм, ветераннарның батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләвен билгеләп үтәләр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстанда  “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр  территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында  хәбәр  итә.   Форумның яңа  сезонында  иң яхшы  проектларны  гамәлгә ашыруга  300 мең сумга  кадәр акча  биреләчәк. 

Форумда  14 яшьтән 30  яшькә кадәрге  барлык  теләүчеләр  катнаша  ала.     Гадәттәгечә,  форум үзеңне  һәм үз проектыңны  бөтен  республикага  таныту  һәм Татарстан  Республикасы Хөкүмәтеннән, потенциаль  инвесторлардан  ярдәм алу  өчен  мөмкинлекләр  ача.  

Татарстан территориясендә дәүләт кадастр исәбе турындагы гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча Кадастр инженерлары рейтингы белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин: rosreestr.tatarstan.ru «кадастр инженерын сайла» өстәмә битендә.

2019 ел нәтиҗәләре буенча  198 кадастр инженеры «яшел зонага», 172 - «ак» һәм 49 – «кызыл» зонага кертелгән.

 Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы документлар әзерләү сыйфатына һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую вакытында кабул ителгән уңай һәм тискәре карарлар санына нигезләнгән. Шулай итеп, туктатулар һәм баш тартулар проценты 35 тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тартулар проценты 35 проценттан тән кимрәк , ләкин  18 проценттан артык булса  «ак зона»га туры килә.  18 % тан да ким булган очракта - "яшел зонага".

Бүген, 30 гыйнварда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды.  Семинар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе»  оешмасы тарафыннан Татарстан Росреестры белән берлектә оештырылды.

Росреестр тарафыннан башкарыла торган исәп-теркәү гамәлләрен тормышка ашыру, күчемсез милекне рәсмиләштерү чылбырында соңгы этап булып тора һәм документларны әзерләү сыйфатына һәм срокларына турыдан-туры бәйле, әлеге чарага Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары чакырылган иде.

Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады: "Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Алар кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә конструктив һәм файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына һәм срокларына тәэсир итә". 

Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында "Балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗатын үстерүгә системалы якын килү һәм аның механизмнары" темасы буенча техник юнәлешле балалар өчен Республика белем бирү стажировкасы узды.  Анда Саба, Чүпрәле, Кайбыч муниципаль районнарыннан 23 өстәмә белем бирү педагогы һәм безнең районының өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.  Семинарга килүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов сәләмләде. Ул "ТР Буа муниципаль районы  мәгариф идарәсе" МКУ директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская белән берлектә, семинарның практик өлеше белән танышты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни - техник иҗат программасын тормышка ашыруның төп юнәлешләре белән учреждение директоры Г.А. Салаватова таныштырды.

Стажировка программасы кысаларында техник иҗатның төрле юнәлешләре буенча 9 мастер - класс үткәрелде: "Робомышь" җыелмасы (Хәсәнова Г.А.), "Әйләнә-тирәлекне өйрәнү өчен мультимедиа - видеороликлар ясау" (Карпухина М.С.),  кәгазь эше буенча мастер-класс (Константинова Н. А.). Стажировкада кактнашучылар зур кызыксыну белән судомодельләр ясау һәм аларны бассейнда эшләтеп җибәрү буенча мастер-класста  да булдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнүче педагоглар өчен LEGO Education җыелмасы белән эшләү процессында иҗади фикерләүне һәм үз-үзләрен күрсәтүне үстерү буенча "беренче механизмнар" ( Гибадрахманова Г.Ш.) дигән мастер-класс аеруча кызыклы булды. Галәветдинов Рифкать Хәсән улы самолетларның радио белән идарә ителә торган модельләрен әзерләү технологиясен күрсәтте. Робототехника тагын 2 мәйданчыкта тәкъдим ителде, алар LEGO Education WeDo 2.0 (Р.В. Мулеев) базасында конструкцияләү һәм робот техникасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм  EVA3 кара линия буенча хәрәкәт күрсәттеләр(Соловьев Р. Ю). Агачтан токарь станогында шахмат фигуралары ясау технологиясе  белән танышуны  стажировкада катнашучыларда  аерым да кирәк дип тапты (Гыймранов А. З.). Чөнки шахмат  уйнауга өйрәтү хәзер мәктәпләрдә укыту-тәрбия программасына да кертелә башлады.

Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәдәният институтлары- милләтнең мәдәнилеген саклау коралы» темасына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарага шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары, республика мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре җитәкчеләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең баш режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Катнашучылар арасында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов, Татарстан Республикасының халык артисты, Буа дәүләт драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев составындагы делегация дә бар иде. Коллегиядә катнашучылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Анда музей экспонатлары, татар нәшриятларының китап яңалыклары, Идел буе халыкларының урта гасыр мәдәнияте традицион музыкаль инструментлары һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, шулай ук милли ризыклар белән фуд-корт тәкъдим ителде. Коллегия утырышында шулай ук РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов катнашты.

2 нче  боҗра чишелешендә (Ульяновск ягыннан яңа төзелгән) «Буа» стеласы- керү билгесен рәсмиләштерү буенча иң яхшы идеягә Буа муниципаль районы Башлыгы бүләгенә бәйге игълан ителә.

Конкурс шартлары буенча булачак «Буа» стеласының макетын яки эскиз проектын 2020 елның 2 мартына кадәр Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура бүлегенә түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Буа шәһәре, Жорес ур., 110 «а»йорт.

Белешмәләр өчен телефон: (84374) 3 19 02

Гадәттә грипп безгә гыйнвар ахырында-февраль башында килә, дип санала. Әмма томау төшеп, төчкереп, температуралап табибларга  килүчеләр күбәйсә дә, бүгенге көндә беркемгә дә грипп диагнозы куелмаган. Шул ук вакытта үпкә ялкынсынуы гадәттәгедән күбрәк ачыклана.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International