ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатларында һәм мохиткә тәэсир итүне бәяләү кысаларында Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты республика территориясендә 2020-21 еллардагы ау сезонында ау ресурсларын алу күләмен нигезләүче материаллар әзерли.

Аларның алдан әзерләнгән варианты буенча тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне гражданнар һәм юридик затлар, шулай ук иҗтимагый оешмалар агымдагы елның 23 мартына кадәр 420021, Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча Комитетка килеп, яисә ojm@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрә алалар.

Материалларны дәүләт экология экспертизасына әзерләү кысаларында гавами тыңлаулар үткәреләчәк. Алар Буа районында 24 мартта, 9 сәгатьтә Буа шәһәре, Жорес урамы, 110 “А” йорт адресы буенча уза. Ә материаллар белән Комитетның http://ojm.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.

Авыл җирлекләрендә бу көннәрдә еллык эшкә нәтиҗә ясауга, проблемаларны барлауга багышланган җыеннар уза. Аларда үзара салым средстволарын җыю да игътибар үзәгендә кала.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, узган елда да барлык авыллар халкы үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча үткәрелгән җыеннарда аны хуплап тавыш биргән. Аларны нигездә юллар салуга, һәйкәлләрне, зиратлар коймаларын төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга юнәлтү буенча карарлар кабул ителгән. Бүгенге көндә аларга тотылачак акчаларны җыю бара. Бер сумга дүрт сум итеп өстәп бирелүче республика ярдәмен тиз арада алып, планлаштырылганны агымдагы елда башкару өчен моны 1 апрельдән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.

Февральдән мәктәпләрдә беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү башлана. Кышкы каникулдан соң, алар өчен уку йортларында “Ачык ишекләр” көннәре оештырыла.

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, балаларны беренче сыйныфка кабул итү, район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, бала яшәгән территориягә беркетелгән белем бирү учреждениесендә башкарыла. Гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 1 февральдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Икенче дулкын 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр барачак. Мәктәпләрдә буш урыннар калган очракта, теркәлү урыны буенча туры килмәгәннәрне дә алачаклар. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Бикчәнтәева белдерүенчә, быел закон буенча андыйлар беркүпме өстенлеккә ия булачаклар. Әгәр дә баланың абыйсы яисә апасы әлеге уку йортында белем ала икән, бала “пропискасы” туры килмәсә дә, анда урын булган очракта, әлеге уку йортына кабул ителә ала. Тик бу яңалык безнең мәктәпләр өчен әлләни актуаль түгел, ди белгеч.

“Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативына бу юлы махсус сыерларны бозаулату бүлегенә, дип бардык. Һәр визитыбыз саен андагы тәртипкә сокланып кайта идек. Эш вакытларына туры китереп, бүлек “хуҗалары” Людмила һәм Владимир Скрипкиннар белән якыннан таныштык.

Бу юлы да “родильный” шундый ук чисталык бе-лән каршы алды. Клеткалар диварлары юылган, ике яклап ылыс ботаклары урнаштырылган, вентилятор эшләп тора. Исне бетерү, бозаулар таймас өчен асларына пычкы чүбе сибелгән. Скрипкиннар бозауларга азык салу белән мәшгуль. Алар алты айга кадәр бозауларны икәү бергә җиде еллап карыйлар инде. Людмила биредә озаграк – 13 ел хезмәт куя.

Киләсе февральдән республиканың барлык умарталыкларына паспортлар тапшырылачак. Бу процесс бигрәк тә узган җәйдә бөтен илгә кагылган хәл –  басуларны химик эшкәртү  аркасында бал кортларының күпләп үлүе белән бәйле.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Камил Әхмәтов белдерүенчә, йорт хайваннарын, шул исәптән умарталыкларны паспортлаштыру берничә ел элек башланган. Район умартачылары арасында да аларны алучылар бар инде.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә еллык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Быел алар лидер: коллектив республикада үз категориясендәге 12 бүлек арасында беренче урынны яулады. Аерым подразделениеләр буенча дознание хезмәт-челеге тиңдәш бүлекләр арасында беренче, миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә һәм тоткыннарны вакытлыча тоту изоляторы икенче урыннарны алганнар.

Йомгаклау утырышы әле-ге күңелле хәбәрләрне җиткерүдән башланды. Бүлек начальнигы Ренат Хәсәнов, артык мактауларга бирелмичә, әлеге уңышка китергән эш-ләр белән таныштырды. 2019 елда полицейскийлар алдагы елларда кылынган хокук бозу очракларын ачу буенча яхшы эшләгәннәр. Барлыгы мондый 9 эштә га-еплеләр ачыкланган. Шулай ук ел барышында теркәлгән 7 талау фак-тының гаеплеләре табылган. Моннан тыш бүлек-нең исәпкә алу-теркәү тәртибе, административ күзәтү астындагы затларны барлау, аларны җа-ваплылыкка тарту һәм башка эчке эшчәнлек буенча да күрсәткечләре нә-тиҗәле булган.

Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан әлеге дәһшәтле еллар турында хатирәләрне барлау өчен “Байрак” район газетасы берничә яңа рубрика гамәлгә кертә.

Болар – “Ветеран хатирә яңарта”, “Сугыш чоры баласы сөйли”. Беренче рубрика астында сугыш ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш толларының истә калганнары турында сөйләгәннәрен бастырачакбыз, икенче рубрика астында балачагы сугыш елларына туры килгән буалыларның хатирәләрен урнаштырачакбыз.

Кадерле буалылар! Сездә әлегә кадәр газетада басылмаган хатирәләр булса, исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны куеп, bayrakbua@mail.ru электрон адресы буенча җибәрүегезне яки Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча китереп бирүегезне сорыйбыз.

Җирләр кардан ачылуга, шәһәр урамнарына кабат юл салу техникасы киләчәк. Быел аның иң күбе шикәр заводы бистәсендә салыначак. Моннан тыш, төзүчеләр шәһәрдәге күпкатлы йортлар ишегалларын, авыллардагы автобус тукталышларын яңартачаклар.

Район башкарма комите-тының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге өлкән белгече Радик Гаязов белдерүенчә, асфальтлау эшләре Төньяк Коммуна, Свердлов, Комаров, Газ, Аграр, Гарнизов, Матросов урамнарында, чаңгы базасының автомобиль кую урынында  башкарылачак. Шәһәрнең Кыр, Карлы авылының М. Җәлил, Татарстан, Киров, Совет урамнары ком-таш белән түшәләчәк.

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов шәһәрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашуларны башлады. Кичә шундыйларның  берсе- Буа электр челтәрләре коллективы белән узды, очрашуда  Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин катнашты.

Очрашу барышында Ранис Камартдинов муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре, район халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен тормышка ашырыла торган дәүләт һәм муниципаль программалар, уңышлар һәм казанышлар турында сөйләде, киләсе елга куелган бурычларга тукталды һәм җыелучыларның сорауларына җавап бирде.

Очрашу ахырында район җитәкчесе оешма хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәл ителәсе мәсьәләләрдән читтә калмаска, гражданлык активлыгы күрсәтергә чакырды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  2020 елның 28 гынварындагы  12- ПР  номерлы боерыгы нигезендә дәүләт комитетының электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм Дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.

Баланс комиссиясе утырышында сезнең оешманы карау датасы дәүләт комитетының баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигында күрсәтелгән. Исемлек буенча баланс комиссиясе утырышында карау өчен мәгълүматны һәм материалларны Дәүләт комитетына баланс комиссиясен үткәрү датасына кадәр 3 эш көне эчендә тапшырырга кирәк. Соратып алына торган мәгълүматны, фото - һәм видеоматериаллардан тыш, электрон почтага җибәрергә кирәк: monitoringokk@mail.ru бер архивлаштырылган папка белән. Папка исеме сезнең оешма исеменә туры килергә тиеш.  Соралган мәгълүматны кәгазьдә, шулай ук коммуналь инфраструктураның төп объектлары буенча фото - һәм видеоматериалларны баланс комиссиясе утырышында караган көнне флеш-туплаучыга китерергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International