Узган ел нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлеге үз категориясендәге 12 бүлек арасында республикада беренче урынны яулады. Сорау алу бүлеге шундый ук бүлекләр арасында беренче урында,миграция мәсьәләләре буенча бүлек һәм вакытлыча тоту изоляторы - икенче урында. Котлыйбыз һәм хезмәттә яңа уңышлар телибез!
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары белән өйләрендә очраштылар.
Алар белән Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе З.И. Хөснетдинова, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече М.Х. Кулеева һәм РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча 14 нче филиалы баш белгече Р. М. Хисаметдинова күреште. Очрашу хәл-әхвәл белешүгә генә кайтып калмыйча, ветераннарны борчыган сораулар да ачыкланды. Бүгенге көндә Буа районында барлыгы 24 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды яши.
Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен «Сеңелем» хәрби драмасын карауны оештырдылар . Фильм Бөек җиңүнең 75 еллыгы кысаларында шәһәрнең Ял үзәгендә күрсәтелде. Ул М.Кәримнең "Безнең йорт шатлыгы"повесте буенча төшерелгән.
Картина Бөек Ватан сугышы елларын тасвирлый. Тузган, таланган йорттан табылган, ятим украин кызы Оксана, башкорт авылында яңа гаиләгә сыена. Оксана белән аның яңа гаиләдәге абыйсы Җәмил һәм башка авыл балалары арасында мөнәсәбәтләре башта гади генә булмый. Көннәр уза тора һәм балалар сугыш чоры авырлыклары белән бергә көрәшә башлыйлар. Менә шул баларны берләштерә дә.
Фильм яшь буын өчен искиткеч игелеклелек дәресе булды, гади кешеләрнең язмышлары турында уйланырга, җиребездә тынычлыкны сакларга, бернәрсәгә дә карамастан, яхшыга ышанырга омтылыш уятырга мәҗбүр итте.
2019 елда Татарстан Росреестры мөрәҗәгать итүчеләргә, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу өчен бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карап тикшермичә генә кире кайтарган. 2018 елда бу сан 43 меңгә якын иде. Үсеш тенденциясе күзгә күренеп тора.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина билгеләп үткәнчә, күп кенә гражданнар күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле документларны әзерләүгә игътибарлырак карасалар, әлеге ситуацияне булмаска мөмкин иде. Чөнки документлар каралмыйча гына кире кайтарылырга мөмкин булган сәбәпләр күп түгел. Тулаем алганда, «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль закон белән документларны караусыз кире кайтару өчен түбәндәге нигезләр каралган.
- Әгәр электрон рәвештә бирелгән гаризаларның һәм документларның форматы норматив-хокукый җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән форматка туры килмәсә.
Буада район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 2020 елга эш планлаштыру турында фикер алыштылар. Шулай ук балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибе торышына, иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган җәза чараларына карата хөкем ителгәннәр белән эшләүне оештыру кебек актуаль мәсьәләләргә дә тукталдылар.
«Гаилә архивын тапшыр» республика бәйгесенең максаты-ил һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә, гаилә тарихы аша патриотик тәрбия бирү, буыннар арасында гаилә кыйммәтләрен һәм элемтәләрне ныгыту.
Бәйгедә барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Материаллар гаиләнең кыскача тарихы, гаилә әгъзаларының, шул исәптән сугыш һәм хезмәт ветераннарының иҗтимагый һәм профессиональ эшчәнлеге белән бергә фотографияләр, фотоальбомнар, видео - һәм фонодокументлар белән тәкъдим ителергә мөмкин.
Конкурста җиңүчеләрнең гаилә архивларының документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»на саклануга тапшырылачак. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләрендә кала.
Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» " бүлегендә урнаштырылган
Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие билгеләү өчен социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү буенча эш алып баралар.
РФ Төзелеш министрлыгы күпфатирлы һәм торак йортларда яшәүчеләр өчен яңа методик материал әзерләде.
Белешмәлектә газ җиһазларын куркынычсыз куллану буенча төп тәкъдимнәр бирелгән. Йорт эчендәге газ җиһазлары өчен – Идарә оешмасы, Торак милекчеләре ширкәте, Торак комплексы, Торак төзелеш коорпоротивы, ә квартал эчендәге газ җиһазлары өчен - фатир милекчеләре җаваплы. Газ исен сизгән очракта, гамәлләр тәртибе дә тасвирланган.
Әгәр газ исе фатирда барлыкка килсә:
Телефон номеры: 04, 104 яисә 112.
2020 елның 30 апреленә кадәр гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Милкендә минималь вакыттан азрак булган фатирны сатса, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алса, милекне арендага биреп, чит ил чыганакларыннан керем алса, мондый очракларда һәр кеше декларацияне тапшырырга тиеш.
Үз керемнәре турында шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм башка затлар хисап тотарга мәҗбүр.
Декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Әгәр салым түләүче декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшырмаса яки салымны вакытында түләмәсә, моның өчен штраф каралган. Декларация тапшырмаган өчен штраф - һәр ай өчен түләнмәгән салым суммасының 5% ы, ләкин күрсәтелгән сумманың 30% ыннан да артмаган һәм 1 000 сумнан да ким булмаган күләмдә. НДФЛ түләмәгән өчен штраф-түләнмәгән салым суммасының 20% ы.
"Өлкән буын" Федераль проекты, "Демография" милли проекты кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Озак вакытлы карау системасы» программасы буенча уку дәресләре узды.
Бүген өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина хезмәткәрләргә урында яту белән чикләнгән социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләде, хәрәкәт иткәндә чикләнгән мобильлек төрләрендә транспортлау турында видеоматериал күрсәтте.