ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт реабилитациясе кабинетында джут җепләреннән кул эшләнмәләре ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.

         Джутовая филигрань -  кул эшләнмәләренең аерым төре. Үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр, ул өй интерьеры өчен дә, бүләккә дә бик яхшы  предмет булырга мөмкин!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә грантлар бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.

Грантның максималь күләме 10 млн. сумга кадәр булырга мөмкин.

Сайлап алу критерие -Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерү өчен эшләнгән һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән проектларның актуальлеге:

- уңышлылыкны һәм продуктивлылыкны арттыру максатларында үсемлекләрнең һәм хайваннарның яңа сортларын чыгару һәм үрчетү технологияләрен кертү;

- авыл хуҗалыгы җитештерүен интенсификацияләү өчен яңа методлар һәм материаллар (препаратлар, ашламалар, җайланмалар) һәм технологияләр;

- авыл хуҗалыгы чималын тирән эшкәртү технологияләре;

- энергоресурсларны саклау механизмнарын куллану;

- агробизнесның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру өчен идарә итү системалары һәм оештыру чаралары турында;

Комиссия шулай ук проектның оригинальлеген, аның инновацион характерын, аны үз ресурслары нигезендә грант кысаларында финанслау төгәлләнгәннән соң, дәвам итү перспективаларын, ахыргы нәтиҗәнең актуальлеген, аны гамәли куллануның максатка ярашлыгын һәм Татарстанның авыл хуҗалыгын үстерү өчен проектның әһәмиятен бәяли. Проект икътисади яктан максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш (чыгымнар һәм планлаштырыла торган нәтиҗә нисбәте), өстәмә акча җәлеп итү мөмкинлеге булырга тиеш.

Әлеге проектны тормышка ашыру өчен җитәрлек һәм матди-техник тәэмин итү һәм бүлеп бирелә торган акчаларны куллануның нәтиҗәлелеген үз эченә алган проектның тормышка ашырылуын да тикшерәчәкләр.

Грантка дәгъва кылучы проектлар PowerPoint форматындагы мультимедиа презентациясе формасында конкурс комиссиясе каршында якланырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 29 гыйнварыннан 2 мартына кадәр кабул ителә. Комиссия утырышын үткәрүнең якынча вакыты-2020 елның 6 марты.

Барлык кирәкле мәглъматлар буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион эшчәнлек бүлегендә 8(843) 221-76-70, 221-76-88 (843) телефоннары буенча консультация алырга мөмкин. (вн 8819)

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 гыйнварындагы 42 номерлы «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында»гы карары нигезендә үткәрелә.

Республикада  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар бирелә.    Кооперативка кергән фермерлар  өчен  шактый  өстенлекләр  каралган.   Беренчедән, бу  - авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү,  эшкәртү, саклау буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  табышлылыкны  арттыру. Икенчедән, кредит  ресурсларыннан  файдалану  мөмкинлеге,  өченчедән,  эре  төбәк  һәм  федераль сәүдә  челтәрләренә  чыгу  мөмкинлеге.   Әмма  кооперативның  уңышлы  эшләве  өчен   аның  белән  нәтиҗәле  идарә итә белергә  кирәк.   Барлык  теләүчеләрне  «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы  кысаларында  нәкъ менә шуңа  өйрәтәләр. 

  4 февральдән 6 февральгә кадәр «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсының 2 агымы  эшли башлый.   Дәресләрнең беренче  модуле,     http://cooperator.eduterra.pro/ сайтында  теркәлгәннән соң, видео-дәресләр рәвешендә   дистанцион алып барыла.  

Кадерле буалылар! 31 гыйнварда сезне күренекле язучы, күп кенә китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашуга чакырабыз. Очрашуда язучы сезне үзенең иҗади тормышы белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, шулай ук аның китапларын сатып алырга мөмкин булачак.

Очрашу Буа дәүләт драма театрында 2020 елның 31 гыйнварында 11: 00 сәгатьтә узачак. Керү ирекле! Белешмәләр өчен телефон: (84374) 3-73-45.

Зур Фролово авылында, китапханә белән берлектә, 14-15 яшьлек яшүсмерләр өчен «Батырлык дәресе» үткәрелде. Чара Ленинград блокадасы өзелүнең 76 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына багышланган иде. Дәһшәтле еллар тарихын барладылар,  « Блокадалы Ленинград балалар күзлегеннән» һәм «Таня Савичева - күпләрнең берсе» дигән видеороликлар карадылар. Мини викторинадан соң,  Хәтер шәмен кабыздылар, «Без хәтерлибез» дигән сүзләр белән кулны-кулга тотынышып, каһарманнар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар

Р.З. Сәгъдиев мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Ленинград блокадасын өзү көненә һәм Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үткәрелде. "Солнышко" күппрофильле волонтерлар отряды кече сыйныфларда "Кул учындагы икмәк" акциясе үткәрде.  2в һәм 4б сыйныф укучылары өчен "Блокада балалары" дигән экскурсия оештырылды. Актлар залында 5-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары өчен чара үткәрелде, анда балаларга Ленинград турында тематик видеороликлар күрсәтелде. Тарих укытучысы Т.И. Рәхмәтуллина искиткеч чыгыш әзерләде, аның сүзләре, һичшиксез, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә нинди авырлыклар һәм югалтулар аша узарга туры килгәнлекне, Бөек Җиңүнең бәясе турында уйланырга мәҗбүр итте.  Шулай ук чарада Буа муниципаль районының "ФОРПОСТ-Хокук тәртибен саклау буенча формированиеләр үзәге”  җитәкчесе Р.И. Мостафина да чыгыш ясады. Форпост командасы укучыларга  Ленинград блокадасын өзүнең истәлекле датасы турында мәгълүмати листовкалар тараттылар.

«Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе эшсез гражданнар өчен пешекче, 1 С предприятие, сакчылар, электромонтерлар белгечлекләренә   бушлай укуга кабул итү турында игълан итә.

Белешмәләр өчен телефон: (84374) 3-21-16

Хөрмәтле буалылар!

Безнең районда яшәүче һәр кеше республика программасын тормышка ашыруның уңай нәтиҗәләрен күрә. 2019 елда республика бюджетыннан финанслануны исәпкә алып, шәһәрлеләрдән җыелган үзара салым акчасына Буа шәһәрендә Мәктәп, Комсомол, Гагарин, Р.Люксембург урамнарында  8,15 миллион сумлык тротуарлар салынган. Бу 2.8 мең кв.м яңа тротуарлар дигән сүз.  2014 елдан бирле үзара салым акчаларын финанслау ярдәмендә Буа районында Һәйкәлләрне реконструкцияләү, зиратларны төзекләндерү буенча киң күләмле эш башкарылды, акчалар шулай ук су белән тәэмин итүгә, урамнарны яктырту, поселок эчендәге юллар төзүгә, балалар мәйданчыкларын урнаштыруга, тротуарлар төзүгә һәм башка күп нәрсәләргә юнәлтелде.

Хөрмәтле район халкы!

 2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән срок тәмамланды.

Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге срок чыкканчы салым түләү бурычын үти алмаса, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

Ярышлар 25-26 гыйнварда Тольяттида узды. 

Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык спортчы җыелды. "Батыр" спорт мәктәбе тренеры Ринат Хәсәновның укучылары татар көрәшендә зур уңышларга ирештеләр. 12-13 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Азамат Хәсәнов һәм Миләүшә Латыйпова 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында ката буенча беренче урыннарны яуладылар. 10-11 яшьлекләр арасында Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Камилла Чернеева ката буенча икенче урынны алды. М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Рамазан Исхаков 12-13 яшьлекләр арасында ката буенча дүртенче урынга лаек.

Хәзер безнең спортчылар февраль аенда Чабаксарда узачак дөнья чемпионатына әзерләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International