ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, республикага чираттагы атлантик циклон йогынты ясый башлаячак. Иртәгә, 29 гыйнварда, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Метеорологларның алдан фаразларыннан күренгәнчә, төбәккә салкын килгән арктика циклонына алмашка чираттагы атлантик циклон киләчәк.

«Аның атмосфера фронтлары йогынтысында республикада һава торышы яңадан үзгәрә башлаячак, гәрчә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы           -12дән -17 градуска кадәр салкын булачак, ә Татарстан көнчыгышында һәм аязган вакытта -18дән -23 градуска кадәр суыта. Көндезге вакытларда регионда һава торышы  җылынуын дәвам итәчәк.

Яңа исәпләү индикаторы буенча гаиләдә туган һәр бала статистика буенча аерым исәпкә алыначак.

Элегрәк гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар статистикада исәпкә алынган һәм бер юл белән язылган булган. Хәзер исә һәр бала аерым графада язылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина сөйләде.

 “Демография” милли проекты тарафыннан билгеләнгән төп максат - балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. Яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә яңа индикатор – икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу коэффициентының суммар коэффициентын формалаштыру әһәмиятенә ия", - дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин «Демография»  милли проекты кысаларында быел туган беренче балага 466,6 мең сум күләмендә ана капиталы түләргә кушты, ә мондый гаиләләрдә икенче бала туган очракта аларның күләме 150 мең сумга артырга тиеш. 

Бүген, 28 гыйнвар көнне Чуаш Киштәге авылындагы яңа күп функцияле үзәк бинасында авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, шулай ук  район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлегенең эше турындагы хисап доклады белән Иван Павлов чыгыш ясады. Узган елгы күрсәткечләрне атап һәм агымдагы елга планнар  билгеләде. Шулай ук башкарылган эшләр турында Чуаш Киштәгенең мәктәбе директоры, клуб мөдире, ФАП фельдшеры, полициянең участок  вәкиле хисап тоттылар

29 гыйнварда Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы вәкилләре  «Татарстан -Яңа Гасыр» телеканалының “Исәнмесез! тапшыруының махсус кунаклары булачаклар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина телевизор караучыларга сатып алынган торактан мәхрүм ителгән намуслы  сатып алучыга китерелгән зыянның тулы компенсациясе турында аңлатачаклар. Тапшыруны «Татарстан- Яңа Гасыр»  телеканалында 8:10 сәгатьтә карагыз. Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, узган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru  “Матбугат хезмәте” бүлегендә: «видеосюжетлар», «радиоэфирлар», «ВК» соцгруппасында. vk.com/rosreestr16, шулай ук Youtube «Татарстан Росреестры» каналында.

2020 елдан башлап эш бирүчеләр Россия Пенсия фондына электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Мәгълүматлар ай саен хисаптан соң килүче 15 числодан да соңга калмыйча тапшырыла.  Эш бирүче тарафыннан ПФРга белешмәләр тапшырмаган, срокны бозган яки дөрес булмаган мәгълүматларны биргән өчен административ җаваплылык каралган. Тулырак мәгълүмат Россия Пенсия фондының рәсми сайтында PFRF.RU

 

 Өченче буын университеты кысаларында өлкән буынны шәхси компьютерда эшләргә өйрәтү үткәрелә. Укулар КСЮИда узачак, барлык теләүчеләрне  3 феральдә  көндезге 10 сәгатьтән Буа шәһәре, Шафранов ур., 2 йорт адресы буенча көтәбез, гаризалар уку урынында рәсмиләштереләчәк.

29 гыйнварда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган Кайнар телефон линиясе эшлиячәк. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре җавап бирәчәк.

Республика районнарында Татарстан Росреестры экспертлары үткәрә торган кайнар линия 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр барачак. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлегендә - Кайнар линияләр. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.  


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның пенсия хокукларын (иминият стажын һәм пенсия коэффициентын алу) формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына бара, дип искәртә.

Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы.

Теркәлү өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия Фонды  Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым органында «һөнәри керемгә салым» махсус режимын кулланучы, салым түләүче сыйфатында исәпкә кую турында гариза, паспорт һәм белешмә булырга тиеш.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге даими шәһәр пассажир маршрутларында эшләүче җәмәгать транспорты йөртүчеләренә авыр хезмәтләре өчен берничә пенсия ташламасы бирелүен искә төшерә.

Аерым хезмәт шартларына бәйле рәвештә иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукына түбәндәге категория машина йөртүчеләр ия:

- даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр сыйфатында 20 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм 25 елдан да ким булмаган иминият стажы булган ир-атлар - 55 яшькә җиткәннән соң;

- 50 яшькә җиткәннән соң, даими шәһәр пассажир маршрутларында автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр сыйфатында 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм 20 елдан да ким булмаган иминият стажы булган хатын-кызлар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә хәбәр итә, министрлык сайтында предприятие җитәкчеләре һәм агрономнар өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар махсус бүлеге булдырылган. Биредә вегетация чорына температура һәм явым-төшем ихтималы фаразлары белән танышырга, уңышны иминиятләгәндә дәүләт ярдәме чараларын һәм иминият компанияләренең тәкъдимнәрен өйрәнергә, шулай ук орлыкларга булган бәяләр, орлыкчылык хуҗалыклары рейтингы һәм минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр буенча мәгълүмат алырга мөмкин

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 2020 елгы чәчү кампаниясенә әзерлек турында сөйләгәндә, минераль ашламалар кертүгә һәм сыйфатлы орлык сатып алуга аерым игътибар юнәлтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International