ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    "Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә агымдагы елның сентябрь аеннан башлап, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны шәһәрнең медицина оешмаларына медицина күзәтүе үтү өчен алып киләләр.

    Бүгенге көндә медицина оешмаларына 1197 кеше китерелгән. Район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә 2020 елның беренче кварталына авыл җирендә яшәүче 456 өлкән кешене медицина учреждениеләренә илтүнең план-графигы төзелде.

Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.

Узган елда спортта зур уңышларга ирешкән спортчыларны  котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.

Тантаналы чарада Буа муниципаль районы делегациясе дә катнашты. Аны район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкләде.

"ГТО алдынгысы" номинациясендә Буа муниципаль районы 2 нче урынны алды. Төп номинацияләр — Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы — сноубордчы Милена Быковага һәм «Ак Барс» хоккейчысы Данис Зариповка бирелде.

"Светофорик" балалар бакчасында узган семинарда  район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Садретдинова Л. Н., мәгариф идарәсе урынбасары Македонская Н. А., мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Хәбибуллина Р. И. Һәм Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа муниципаль районнары педагоглары катнашты. Очрашу кысаларында яшь төркемнәре буенча тематик дәресләр үткәрелде,ЮИД агитбригадасы чыгышы, "Куркынычсызлыкның 5 тукталышы" квест-уены, педагогларның эш тәҗрибәсеннән чыгышлар ясалды, дидактик кулланмалар һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча авторлык программалары күргәзмәсе оештырылды, ата-аналар белән "Юл дулкынында"интеллектуаль уены үткәрелде.

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе тарафыннан оештырылган муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне  тантаналы бүләкләү булды.

Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Безнең районның өч авыл җирлеге башлыклары смотр-конкурста җиңү яулап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Chevrolet «Niva» маркалы яңа автомобиль ачкычларын алдылар. Алар - Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов, Кыят авыл җирлеге башлыгы Елена Корунова һәм Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова.

Котлыйбыз һәм аларга эшләрендә яңа уңышлар телибез!

     Яңа ел алдыннан Буа муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» психологлары «Преодоление» клубы әгъзалары белән «Тылсымлы бизәкләр» дигән темага төркемле дәрес уздырганнар. Чөнки тиздән  яраткан бәйрәмебез Яңа ел якынлаша һәм Яңа ел атрибутлары турында чын-чынлап бәйрәм хисе тудыра торган чыршы бизәкләре турында да уйларга вакыт.

         Әлеге максат белән белгечләр төрле төстәге кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну һәм тырышлык белән эшләделәр.

      Мондый иҗади процесс балаларның эчке дөньясын баета һәм фантазиясен үстерә. Иҗади башлангычтан тыш, аларда кәгазь белән эшләү осталыклары да үсә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа ел кар бөртекләре ясау буенча уртак эш психологларны яшүсмерләр белән якынайтты.

   Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Мин дөньяны өйрәнәм" дигән тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсы булып узды, анда "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Вәлиев Фаил һәм Фазлыева Әминә үзләренең "Мультипликациядәге беренче адымнар яки үзеңә мультфильм ясау"дигән тикшеренү эшләрен күрсәттеләр.

   Конкуренция җитди булып чыкты, барлык конкурсантлар да җентекләп әзерләнделәр, конкурста тәкъдим ителгән барлык эшләр дә кызыклы һәм искиткеч булды.

  Бәйге  нәтиҗәләре буенча жюри безнең тәрбияләнүчеләрнең эшен югары бәяләде һәм аларга лаеклы икенче урын бирде. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Кичә Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "ЭКОлидер" еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.  Ел йомгаклары буенча эколидерларны муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, журналистлар, гражданнар арасында билгеләделәр. Җиңүчеләр арасында буалылар да бар! ⠀

«Авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казаныш өчен» номинациясендә 1 урынга Буа районының Норлат авыл җирлеге, җирлек башлыгы Гөлчәчәк Булатова лаек булды.  "Массакүләм мәгълүмат чаралары» конкурс төркемендә «шәһәр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары» (татар телендә) номинациясендә "Байрак" район газетасы корреспонденты Әлфинур Йосыпова җиңүче булды, ә шәһәр һәм районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары төркемендә «иң яхшы телесюжет» номинациясендә өченче урынны "Буа ТВ" корреспонденты Ранис Әхмәтшин яулады.  «Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү» номинациясендә өченче урын Буа муниципаль районы  «Светофорик» балалар бакчасына бирелде,  котлауны мөдир Гөлнара Рәхмәтуллина алды. ⠀

 Барыгызны да лаеклы җиңүләр  белән котлыйбыз!

Синоптиклар Татарстанда һава торышының сизелерлек начараюы турында кисәтте: буран, томан һәм көчле бозлавык. Якын көннәрдә республика территориясендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә. ⠀ 19 һәм 20 декабрьдә Россиянең Европа территориясенә актив төньяк атлантик циклон чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елда традицион кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон китаплар киләчәк.

Эшләүче барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.

2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булып тора. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлары электрон рәвештә, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, аңа 2020 ел азагына кадәр эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта 2021 елдан кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон китап белән бер үк вакытта алып баруларын дәвам итәчәкләр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессы аылуы  турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашуга   Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  

Конгресста  Россия  Федерациясе   субъектлары  һәм дөньяның  башка  илләре авыл  яшьләренең 200дән артык  вәкиле катнаша.       Конгресс авылда  яшьләр  сәясәтен  үстерү белән шөгыльләнүче инициатив яшьләр, яңа  эш  башлаучы  эшкуарлар, җирле  үзидарә  органнары  вәкилләре, агросәнәгать комплексының яшь  белгечләре  арасында  авыл  территорияләрен  үстерү өлкәсендә  әңгәмәләр кору, элемтәләр  урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу  өчен  уңай  мәйданчык  булачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International