ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

Узган елның 1 июленнән ит һәм сөт җитештерүчеләр, аларны сатучылар, “Меркурий” системасына теркәлеп, ветеринария сертификатын электрон формада рәсмиләштерә башлады. Быелның шул ук датасыннан әлеге яңалык  әзер продукция белән эш итүчеләргә кагылачак.

“Киләчәккә омтылган Россия” темасына иң яхшы иншалар авторлары белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин: “Бездә гади эшче куллар гына түгел, эшче һөнәрләр буенча яхшы әзерлекле хезмәткәрләр җитми”, дигән иде. Булачак һөнәр сайлау – бик җитди адым, бигрәк тә яшьләр өчен.

Әмма мин балта остасы, слесарь, плитка җәяюче, эретеп ябыштыручы, электрчы булам, диючеләр, килешегез, бик сирәк очрый. Кызганычка каршы, эшче һөнәрләр почет пьедесталында булган вакытлар күптән узды.

Узган атна ахырында Мамадышта авыл районнарының ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Буалы волейболчылар, чираттагы мәртәбә осталыкларын раслап, аннан икенче урын белән кайттылар.

Юллар темасы районның һәр яшәүчесенә кызык – кайда ремонтлана, кайда салына?  Быел районда һәм шәһәрдә 90 миллион сумлык юл ясау һәм аларны җиһазлау планга кертелгән. Конкрет кайда? Әлеге материалда шул сорауга җавап алырсыз.

Район хуҗалыкларында чәчү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул 25 апрельгә 11259 гектарда, ягъни барлык мәйданның 17 процентында башкарылган.

Бүген татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. “Бала теле Тукай теле белән ачыла” дип әйтә идек элек. Бу бүгенге гаджетлар заманында әле дә актуальме? Хәзерге буын газета укучылары Тукай шигырьләрен, әсәрләрен беләме? Балаларга әдипнең шигырьләрен укыйлармы?


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды, анда җирле хакимият органнары вәкилләре җыелган иде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь  министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  2019 елга  түбәндәге  программаларны расладылар:   155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга,     68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга   - 1,2 млрд сум. Объектларны   капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар,   тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак;   140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер  абзарын  төзүгә,    105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме    600 млн.сум,  сөт  җитештерү  өчен   1598 өстәмә  терлек  урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең  тонна  силос  һәм   сенаж саклау  урыны булдыруга.  

2019 елның маена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.

Буада Ренат Харис исемендәге традицион республика шигырьләре укулары һәм халык шагыйре Ренат Харис премиясен тантаналы рәвештә тапшыру булып узды. Ренат Харис исемендәге премия лауреатларын хөрмәтләү тантанасында Буа шәһәренең академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең актлар залында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шулай ук районыбызның танылган якташлары – Казанда «Буа якташлыгы» секретаре Наил Шәмиев, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов, Язучылар берлеге әгъзасы, шушы укуларга нигез салучы Гөлнур Айзетуллова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International