Районның кайбер оешма һәм учреждениеләре эшчәнлекләре туктатылу сәбәпле, аукцион аша яки арендага биреп, муниципалитетка караган объектларны һәм алар янындагы җир кишәрлекләрен гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Татарстан гаиләләре Фестивале-2018 кысаларында үткәрелә торган “Рәхмәт, әнием” фотопроекты җиңүчесе – Буа шәһәреннән Зөһрә һәм Илнар Талиповлар гаиләсе. Котлыйбыз!
60 ел бергә: ирле хатынлы Равил һәм Җәүһәр Мифтаховлар 13 августта бриллиант туйларын бәйрәм итәләр. Равил абый Мифтахов тумышы белән Норлат авылыннан, Буа райпосында күп еллар машина йөртүче булып эшләгән.
Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 2018 елның 20нче августында сәгать икедән дүрткә кадәр Васильевка, Степановка, Татар Кырлангысы авылларында, “Факел” ягулык станциясендә, Зөя елгасы күперендә, “Вираж” асфальт заводында; сәгать 3тән 5кә кадәр Бикмураз, Зур Фролово, Каенлык авылларында, ТБО, Телевышкада ут сүнәчәк. 22 августта сәгать кичке биштә –Иске Суыксу Выселкасы, Каенлык, Раково авылларында.
Буа ветеринар техникумы студенткасы Анжелика Таҗетдинова WorldSkills Russia 2018 “Яшь профессионаллар” Милли чемпионат Финалында “Ветеринария” компетенциясендә беренче урынны яулады. “Яшь профессионаллар” VI Милли чемпионатның Финалы 8нче августан 12енә кадәр Көньяк –Сахалинск шәһәрендә узды. “Яшь профессионаллар” Милли чемпионат Финалының оештыручылары –““Яшь профессионаллар” эшче кадрлар һәм профессиональ оешмаларны үстерү Агенствосы”, Сахалин өлкәсе Хөкүмәте стратегик инициативалар Агенствосы, РФ мәгариф һәм фән Министрлыгы, РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы. Чемпионатны оештыру буенча комитетны Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко җитәкләде.
Буа районы Ташкичү авылында Нәфис Әхәтов истәлегенә минифутбол буенча турнир булып узды.
Үткән шимбәдә Буаның Үзәк паркында физкультурник көне булды. Һөнәри бәйрәмнәре белән спортсменнарны Буа муниципаль район башлыгы беренче урынбасары Илдар Еремеев котлады. Ул физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә, ветераннарга, яшь спортсменнарага бүләкләр тапшырды.
Сегодня в Досуговом центре г.Буинска прошло совещание с руководителями предприятий, организаций, учреждений и главами сельских поселений.
Елга-күлләр, сулык-чишмәләр - барысы да кеше тәрбиясенә һәм игътибарына мохтаҗ. Ел саен үткәрелә торган республика "Чиста яр буе" эко-акциясендә "Батыр" спорт мәктәбе хезмәткәрләре актив катнаша.
Котлау сүзләрен бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләүче Шәрәфуллина Туйбикә Нурулла кызы кабул итә. Аның хезмәт юлы откормсовхоз белән бәйле, ул анда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Бүген исә тыл хезмәтчәне кызы белән яши.