Тискәре метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез 2018 елның 16 августында ТР территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле яшенле яңгыр, көньяк- көнбатыштан секундына 17 м га кадәр исүче көчле җил, яңгыр вакытында секундына 22 м га кадәр ( Казанда 20 м га хәтле); көндез кайбер районнарда көчле яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр
ТР буенча Россия Пенсия Фонды Бүлеге исегезгә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән файдаланучы, әмма аны акчалата алучы федераль ташламалардан файдаланучылар Пенсия Фонды территориаль органнарына яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша гариза бирә, һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 январена кадәр гамәлдә була.
2017 ел белән чагыштырганда, Буа районында бизнес хәленең индексы күпкә үзгәргән, +6,7%. Безнең арттан Зәй, Тукай, Аксубай һәм Түбән Кама районнары бара.
90 яшьлек юбилеен Кошки-Теняково авылында гомер итүче Александрова Клавдия Иван кызы билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәненә җылы тәбрикләү сүзләрен Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев, Кошки-Теняково авыл җирлеге башлыгы А.В.Стрелков җиткерде.
Бакча һәм индивидуаль йортларны төзү һәм реконструкцияләүдә хәбәр итү тәртибен эченә алган федераль закон үз көченә керде.
“Ял үзәге” МБУ хезмәткәрләре һәм РДКда эшләүче ТР Атказанган артистлары Равил Ягъфәров белән Виктор Моисеев “Яхшылыкка - яхшылык” концерт программасы белән бик җылы, якты, кунакчыл “Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат”ында кунакта булдылар.
15.08.2018 елдан 03.09.2018 елга кадәр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырыла һәм тәэмин ителә.. 3-52-89 һәм 3-17-04 телефон номерлары аша Роспотребнадзор Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә.
Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов, урып-җыю эшләре барышы белән танышу өчен, Буа муниципаль районына эшлекле сәфәрдә булып китте.
Республикада фермаерларга грант отучылар арасында Буа районы вәкилләре дә бар. Шуларның берсе – Илнур Гайнетдинов. Үзе Тәтештә яши, әти-әниләре Зур Кырлангыдан.
Ел саен балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау Республика комиссиясе ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы белән берлектә Эчке эшләр органнары балигъ булмаганнар бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комииссиясендә исәптә торучы, аз керемле, тәрбиягә алган, опекун, социаль куркыныч янаган гаиләдәге балигъ булмаганнар өчен “Йолдызлы десант” палаткалы лагерь Республика сменасы үткәрә.