ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Аларны моның белән Бердәм дәрес үткәреп таныштырдылар. Һәр мәктәптә аның кысаларында ачык дәресләр, төрле дәрестән соң чаралар уздырылды, шулай ук алар турында әти-әниләргә җиткерелде. Чаралар  вакытында Интернет челтәренең өстенлекләре, яшерен һәм ачык куркыныч янаулар турында сөйләделәр, укучыларны дөрес мәгълүматларны дөрес түгелләреннән, зыянлыны куркынычсызыннан аерырга, законга каршы эшчәнлеккә тартырга маташу, тәҗрибәсезлектән һәм ышанучанлыклан файдалану билгеләрен танырга өйрәттеләр.

Буаның Мәдәни үсеш үзәге каршында оешкан шул исемдәге  КВН командасы “КВНның татар лигасына”  чирек финал уеннарына чакыру алды. Моңа кадәр алар Казанда узган  “КВНның татар лигасы” уеннарында катнашып кайтканнар иде. 

Күптән түгел шәһәрнең мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләре эш урыннарын алышып тордылар – алар өчен “Дублер көне” муниципаль эшлекле уены үткәрелде.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”  психологлары  тарафыннан  “Яшьүсмер” клубы әгъзалары белән “Хак һәм закон нигезләре” программасы буенча  “Россия Федерацисенең төп законнары һәм алар кем тарафыннан билгеләнә” дигән темага чара уздырылды.

Тимер туй – гаилә тормышының 65 еллыгы ул.  Әйе, әйе, Буада шул кадәр бергә гомер итүче пар бар. 92 яшьлек Александра Максимовна һәм 91 яшьлек сугыш ветераны Михаил Дмитриевич  Панцыревлар алар. Никахларын 1951 елның 6 ноябрендә теркәгәннәр. 2 бала үстергәннәр, 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар. Шөкер, үз аякларында йөриләр. Михаил дәдәй рассадасын да үстерә, күгәрченнәре дә бар. 

 


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген инде беткән Таң авылында туып-үскән Миңнегөл һәм Әсхәт Гыймадиевлар күптән түгел Алтын туйларын билгеләп үттеләр.

 

 


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2 ноябрь көнне Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә “Традицияләрнең тере җебе” дип аталган район конкурсы үтте. Анда районның 14 мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениеләрендә тәрбияләнүче балалар төрле милләтнең йолаларын күрсәттеләр.  Көннең икенче яртысында сәхнә мәктәпләр коллективларына тапшырылды. 


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Буада милләтара дуслыкны раслаучы ”югары” материаллар эзләп баш ватасы да түгел. Барысы да күз алдында – әле узган ялларда гына шәһәрдәге куаклар басып киткән мөселман зиратын чистартуда татар кешеләре белән иңгә иң куеп руслар да, чуашлар да, башка милләт вәкилләре дә эшләде.

 

 


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Шәһәрнең Ял үзәгендә “Шәфкатьле кино җырлары” фестиваль-конкурсы үткәрергә җыеналар. 23 ноябрьдә узачак бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен фильмнан яраткан җырыгызны җырларга кирәк булачак. Катнашырга теләвегез турында 20 ноябрьгә кадәр Ял үзәгенә хәбәр итәргә кирәк.

Тамашачыларның көчле алкышлары, жюриның югары бәясе, республика артистларының соклану сүзләре, әйтерсең лә, кире яшьлеккә кайтарды. “Балкыш” республика фестивале лауреатларының – Буадан  “Илһам” квартетының һәм солисты Равил Җәгъфәровның йолдызлы сәгате иде бу.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International