Шәһәрнең Космовский һәм Гагарин урамнары тыкрыгында светофорлар өчен баганалар күптән утыртылган иде. Бу көннәрдә светофорлар да куелды. Хәзер әлеге аварияле тыкрыкта хәрәкәт көйләнә.
Буада туып-үскән республика онкология диспансеры табибы Илдар Рәүф улы Әһлиуллин Россия Федерациясенең фән һәм техника буенча премиясенә лаек булды. Ул – мондый зур бүләкне алучы бердәнбер табиб.
Моны алар “Мин татарча сөйләшәм, эшчәнлегемне алып барам-2016” район конкурсында ачыклыйлар.
Ул кичә старт алды һәм һәм мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә – 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Аны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова, социаль яклау идарәсеннән Венера Исмәгыйлева да килделәр.
Агымдагы елдан Россия Оборона министры Сергей Шойгу иницитивасы белән “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрәкәте үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Буада да, төгәлрәге шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә аның база мәйданчыгы барлыкка килде.
Киләсе елда Россиядә икенче һәм аннан соңгы баласын тудырган гаиләләргә ярдәм йөзеннән бирелүче “Ана капиталы” түли башлауга ун ел була. Программа гамәлгә кергәндә “капитал”ның күләме 250 мең сум иде. Әлеге сумма ел саен арттырыла килде һәм 2016 елда 453 мең сумга җитте.
Көзге кыр эшләре төгәлләнү белән авыл мәдәният йортларына ял итәргә килүчеләр саны арта. Һәр чараның уңышы аны оештыручылардан тора. Аны исәп өчен генә дә, күңелдә калырлык булсын дип тә үткәреп була.
Буа районында 87 халык дружиначылары отряды гамәлдә. Узган җомгада шәһәр үзәк мәйданында аларга таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.