ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга

Сталинград урамнарында барган сугышларда һәлак булган әтием Камәретдин Гыйльметдинов турында һәр документ, аның саргайган фотолары иң кадерле ядкарь миңа. Ә аңа үлгәннән соң бирелүче I дәрәҗә Ватан сугышы орденын соңгы истәлеге итеп саклыйм.

9 май көнне шәһәрнең үзәк мәйданында булачак Җиңү парадында  быел да “Үлемсез полк” мәйдан әйләнәчәк. 

Биредә май бәйрәме көннәрендә “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән искиткеч матур кичә үтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 майга чәчү эшләре 55110 гектарның 17841 гектарында башкарылган.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәр урамнары буйлап җиңел атлетика эстафетасы   9.00-9.30

Безнең районда 55 Бөек Ватан сугышында катнашучысы һәм инвалиды яши, аларның һәрберсенә район оешмалары һәм мәктәпләре беркетелгән.

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән Яз һәм хезмәт бәйрәмен Үзәк стадионда каршы алдылар.


29
апрель, 2016 ел
җомга

26 апрельдә шәһәр үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Анда шулай ук “Без Тукайлы халык – мәңгегә” район иҗат конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

Еш кына йорт яны территорияләрендә, кырларда, чокырларда чүп-чар, коры үлән яндыру аркасында янгын килеп чыга. Үткән еллар статистикасы мондый аяныч хәлләрнең яз айларына туры килүен раслый.

Шушы көннәрдә район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлекчәсе  һәм аучылар җәмгыяте белән берлектә кыргый  ерткыч җәнлекләрдә котыру чирен кисәтү максатында вакциналаштыру үткәрделәр. Барлыгы 10 мең доза “Рабивак-О/333” вакцинасы таратылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International