ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә муниципаль район  башлыгы Азат Айзетуллов мәдәни үсеш үзәгендә район эшмәкәрләре белән очрашты. Анда җитди сөйләшүгә дә, сорауларга-җавапларга да, бүләкләүләргә дә урын булды.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Яхшы нәтиҗәле ата – аналар мәктәбе” программасы көсаларында үзәктә исәптә торучы ата – аналар белән очрашу оештырды. Очрашуның максаты ата – аналарга исерткеч эчемлекләрнең кеше әгъзаларына начар тәәсире, гаиләңә,якыннарыңа ярату,хөрмәт итү хисләрен югалтмаска кирәклеңне җиткерү иде.

         Очрашу барышында лекция укылды hәм гаиләдәге тәрбия тәртипләре буенча тест оештырылды. Психолог баланың үсешендә,тәрбиясендә үз-үзенең тотышында ата – ананың роле hәм җаваплы булуын җиткерергә торышты.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Гөлләр чәчәк атсыннар

сәйләннәрдән төс алып,

Чәчәк атсын кешеләр

мәхәббәттән көч алып.

Р. Харис

Июль башыннан шәһәр җирлекләрендә урнашкан сәүдә нокталарыннан алкоголь продукциясен ваклап сату турында мәгълүмат ЕГАИС системасына җибәрелеп барылачак.  Сүз уңаеннан, Буада ЕГАИС системасына тоташу 100 процент башкарылды.

Дүшәмбе көнне барлык 9 сыйныф чыгарылышлары татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырдылар. Татар телле балалар тестлаштыруны М. Вахитов исемендәге гимназиядә, рус телле укучылар  Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә уздылар.

Инна һәм Наил Минхановлар җитәкчелегендәге әлеге бию коллективының уртанчы төркеме “Созвездие-Йолдызлык” телевизион яшьләр эстрада фестиваленең “Пирамида”да узган гала-концертында катнашуын хәбәр иткән идек инде. 

Җирле шагыйрьләр, шигырь сөючеләр, мәктәп, балалар макчалары коллективлары шәһәр үзәгендәге зур сәхнә янына җыелды. 


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Буа районы ЗАГС бүлегендә 2016 нче елның 25 апрель көнендә 100-нчы баланы очрагын теркәделәр.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре тарафыннан район үзәк китапханәседә “Подросток”, “Преодоление” “Радуга” клублары әгъзалары өчен  Габдулла Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган чара уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International