ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Иртәнге сәгатьләрдә үк халык шәһәр үзәгенә җыела башлады. 30 август – Республика көнендә районда күпме кызыклы чара планлаштырылган: өч урында спорт объектлары ачу, капиталь ремонттан соң Боерган мәктәбен һәм балалар бакчасын файдалануга тапшыру, шәһәр үзәгендә – Чәчәк бәйрәме. Шушы бер кочак тамашаны күреп калырга ашыкты буалылар.

29
август, 2014 ел
җомга
1 сентябрьдән Татарстандагы белем бирү йортларында “Мәктәп эко-патруле”  конкурсы старт ала.
Укытучылар алдында белем бирүне шушы дәрәҗәгә күтәрү бурычы куелды. Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел бәйрәмчә кәефсез, киеренке үтте. Төп сәбәп – Буаның соңгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республикада соңгы урыннарның берсендә булуы. Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Тамара Федорова хәлгә анализ ясап, белем бирү дәрәҗәсен үстерү юлларын күрсәтте.
АВГУСТ АХЫРЫНДА-СЕНТЯБРЬ БАШЫНДА өч көн ял көтә татарстанлыларны.  Республиканың Хезмәт министрлыгы хәбәр итүенчә, 30 август – Республика көне шимбәгә туры килә, шул сәбәпле шимбә ялы дүшәмбегә – 1 сентябрьгә күчерелә. Мәгариф министрлыгында укучылар һәм студентлар өчен Белем көненең 1 сентябрьдә узачагын белдерәләр.
Шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл реконструкцияләнә башлады. Район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев сүзләренә караганда, төзекләндерү эшенә 2 миллион сумга якын акча тотылачак.
Бүген драма театрында Республика көненә багышланган Гаилә бәйрәме уздырылды. Анда 69, 60 ел бергә гомер иткәннәр, тормыш сынауларын җиңеп чыккан көчле рухлы үрнәк гаиләләр сәхнәгә менде.
Күптән түгел Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннары музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Казан шәһәре Сугышчан дан клубының Хәтер маршы активы белән Буа шәһәрендә булды. Ул хәбәрсез югалган саналган сугышчыларның якыннары белән очрашты, кайберләренә аларның һәлак булуы турында хәбәрләрне тапшырды.
Игеннәрне суктыруда иң яхшы эшләүче комбайнчылар
(күрсәткечләр –  тонналарда)
Игеннәрдән алынучы уңыш күләме иң элек авыл хуҗалыгы культураларының сортларына бәйле.  Идеаль сайлау булмаганы һәркемгә билгеле, шуңа күрә һәр хуҗалыкка, үзләренең юнәлешеннән, техник егәрлегеннән чыгып, аларның   корылыкка чыдамлыгы, авыруларга һәм корткычларга каршы торучанлыгы буенча тупланган җыелмасын булдыру шарт.
Капиталь төзекләндерелгән социаль объектларны ачу дәвам итә – узган җомгада шәһәрдә “Ромашка” балалар бакчасы, Чуаш Киштәге авылы мәктәбе файдалануга тапшырылды.
“Ромашка”
 33 елга “яшәргән”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International