ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2014 ел
җомга
30 август көнне Татарстан Республикасы көненә, Буа шәһәре һәм районы көненә, Чәчәкләр бәйрәменә багышланган чараларның
программасы
Бүген драма театрында Республика көненә багышланган Гаилә бәйрәме уздырылды.
2014 елның 28 августында Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Август – балаларны мәктәпкә әзерләү ае. Кибет-базарларда укучы формаларына канцелярия товарларына сорау зур хәзер. Күңелең теләгәнен, акчаң җиткәнен сатып ал гына. Бу уңайдан газета укучылардан сораштырдык: аларга укучы балаларын мәктәпкә җыю күпмегә төште икән?
“Балкыш” республика фестиваленең зона этабы узды Буада. Район мәдәният сараенда иң  яшенә 55, иң өлкәненә 87 яшь булган “артистлар” сәхнәне яшьләрчә “дер” селкеттеләр.

22
август, 2014 ел
җомга
Россиягә кайбер илләрдән азык-төлек товарларын кертү тыелгач, шундый сорау туды: кибет киштәләре бушап калмасмы? Азык-төлеккә кытлык булмасмы? Үзебезнең җитештерүчеләр продукциясе әлеге бушлыкны тутырырмы? Шушы сорауларга җавап эзләп, үземнең мөстәкыйль тикшеренүемне уздырырга булдым.
Буа шәһәрендә яшәүче Ренат Гыймадиев үзенең куркусызлыгы, үҗәтлеге белән кечкенәдән үк әти-әнисен, туганнарын шаккаттырды – русчаны чамалы гына белгән 13 яшьлек авыл малае берүзе Ташкент шәһәренә әтисенең сеңлесенә кунакка барып кайтты.
2014 елның 14 сентябренә – татарстанлылар республика парламентын сайлаячак көнгә санаулы вакыт калып бара. Район территориясендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауга әзерлек ничек бара, сайлаучыларны нинди яңалыклар көтә, кайчан, ничек, кем өчен тавыш бирәчәкбез? 
Үткән атна ахырында районга республика язучы-шагыйрьләре килде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, прозаик Марат Әмирханов, шагыйрә, прозаик, галимә Рифә Рахман, шагыйрә, “Түгәрәк уен” журналы баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, прозаик, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Вакыйф Нуриев, прозаик, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов, шагыйрә, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова, танылган прозаик, драматург Хәбир Ибраһимов, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Йолдыз Шәрәпова, танылган шагыйрь һәм галим Рифат Җамал авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов озатуында  сәяхәтне “Авангард” агрофирмасыннан башладылар.
Буада кабат “өй туй”лары – капиталь ремонттан соң Иске Суыксуда балалар бакчасы да урнашкан урта мәктәп, шәһәрдә “Ак каен” балалар бакчасы ачылды. Буалыларның бу шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International