ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның III Республика “Балкыш” фестиваленең зональ этабы


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
73 яшьлек Зөбәйрә әби Хәсәнҗанованың өйдә утырырга да, авырырга да вакыты юк: ул таң әтәче белән уянып ...балык тотарга йөгерә.
“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа районара  бүлеге хезмәткәрләренә  Идел аръягы районнарында яшәүчеләрдән лейкоз белән авыручы сыерлар сөтен реализацияләүчеләр булуы турында зарларны еш ишетергә туры килә. Аларның бу уңайдан хафалануы урынлы.

19
август, 2014 ел
сишәмбе
14 август  көнне Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү булеге белгечләре балигъ булмаган яшүсмерләр белән эш итүче  хезмәткәрләр белән бергә кичке рейд оештырдылар.

15
август, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе көне уңаеннан семинар-киңәшмә узды Буада.
Хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең иң кызган чагы бүген – бар көчләр шуңа юнәлтелгән. Тик игенче авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү таләпләрен төгәл үтәгәндә генә уңышны югалтуларсыз җыеп алып, югары күрсәткечләргә ирешеп булганын аңласын иде. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлекләре берләшеп үткәрүче “Комбайн” профилактик операциясе нәкъ шушы максатка юнәлтелгән дә инде.
Узган якшәмбедә районның төзелеш оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре шәһәр үзәгенә – Төзүче көненә багышланган бәйрәмгә җыелдылар. Анда төзелештә  кулланылучы төрле эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышырга да мөмкин булды.
Рәтләргә тезелгән  товарларны, аларның тулы коллекциясен фотосурәтләр-дә күргәч,  болар бар да үзебездә җитештереләме, дип аптыраучылар да булды.
Иске Тинчәледә капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды. Бу истәлекле көн мәктәп коллективы, укучылар өчен генә түгел, Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы авыллары халкына да зур тантанага әверелде.
Узган атна ахырында Буада уникаль атлы-автомобильле йгеөрүдә катнашучы инвалид-спортчылар хәрәкәте активистлары булып киттеләр. Төгәлрәге, Яр Чаллыдагы инвалид-спортчыларның “Идел-Урал” хәйрия фондының дүрт еллык программасы Яр Чаллы – Буа маршруты белән төгәлләнде.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Капиталь төзекләндерелгән “Ак каен” балалар бакчасын файдалануга тапшыру белән 80 балага урын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International