ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Район хуҗалыкларында урак тулы көченә бара – 12 августка ул барлык мәйданның 59 процентында төгәлләнде.
Физкультурачы көненә багышланган чаралар, район үзешчәннәре һәм Казаннан “Зөләйлә” төркеме башкаруында җырлар, үзебезнең “Гольфстрим” кызларының биюләре  белән дә үрелеп барды.
Узган шимбәдә шәһәрдә “Бердәм Россия” партиясе әгьзалары катнашында халык җыеннары узды. Очрашуда халыкны борчыган проблемалар тыңланды, аларның районны, республиканы үстерү буенча тәкъдим-фикерләре тыңланды.

8
август, 2014 ел
җомга
Узган ел ахырында Яңа Тинчәле авылы китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы игълан иткән “Иң яхшы авыл китапханәсе” конкурсында җиңү яулап, 100 мең сумлык грант откан иде. Быел бу акчага китапханәгә заманча төсле утлы музыкаль аппаратура кайтарылды.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
 Буага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килделәр.

1
август, 2014 ел
җомга
Быел районда 9 кешене талпан тешләде.  Шуларның өчесе балалар.
“Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең берсе хезмәт вазифасы буенча урман полосасына баргач, икенчесе – пенсия яшендәге хатын-кыз бакчада чүп утаганда, калганнары (шул исәптән балалар да) табигатьтә ял иткәндә талпан һөҗүменә дучар булган. Хәзерге көндә аларның барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтелгән.
Ничек сакланырга?
Күптән түгел Яшел Үзән районы суды 43 яшьлек  хатын-кызны  наркотик матдәләрне пропагандалауда гаепләде. Ул наркотик үсемлек рәсеме төшерелгән футболкалар саткан.
Барлык фермалар, чистартылып, агартылып, тәрәзәләр, улаклар, идәннәр, транспортерлар, җилләтү системалары төзекләндерелеп, 25 августка ачкычка тапшырылырга, ягъни терлекләрне ярым бәйләп асрау торышына китерелергә тиеш.
Гадәттә кеше полиция бүлегенә йомышым төшмәсен, дип курка, ә менә район мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары узган җомгада үзләре теләп ОВД бинасына килделәр. Биредә алар өчен махсус экскурсия оештырылды.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Район һәм шәһәр кибетләрендә ярты ел дәвамында үткәрелгән тикшерүләрдә гомуми суммасы 24900 сумлык саклану срогы чыккан товар табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International