ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Быелгы бердәм дәүләт имтиханнары алдагыларыннан кырыслыгы белән аерыла. Укучылар БДИ тапшыру бинасына металл эзләгеч конструкция аша үтә, аудиторияләрдә икешәр видеокүзәтү приборы процессны яздырып бара, он-лайн күзәтү дә оештырыла.
Җәйге каникуллар якынлашкан саен нарат урманындагы “Акчарлак” ял лагеренда җәелдерелгән ремонт эшләре кыза бара.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Ял үзәгендә  Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналучы сугышчыларның якыннарына аларның кайда һәм кайчан һәлак булулары турында белдерү кәгазе тапшырылды. Шулай ук сугыштан исән-сау кайтып та бүгенгәчә үзләренең хөкүмәт тарафыннан төрле бүләкләүләргә тәгьдим ителүләрен белмичә вафат булучыларның якыннары да белдеръ кәгазьләре алдылар.
Узган пәнҗешәмбедә Ырыңгы авылында традицияләрне яңартып русларның борыңгыдан килгән бәйрәме җәйге Микула көне  гөрләде.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә быелгы уку елының тәмамлануын хәбәр итеп районның барлык мәктәпләрендә соңгы коңгырау чыңлады.

24
май, 2014 ел
шимбә
Уку елы тәмамланганда йөзләгән ата-ана шуның турында баш вата. Чынлап та, җәйге каникул – иң озын ял, баланы әбигә авылга җибәреп тә, отпуск ялы алып өйдә торып та бетәрлек түгел. Бу уңайдан әти-әниләргә аз гына булса да булышу йөзеннән балаларның җәйге ялын оештыручы ведомстволар белән элемтәгә кердек һәм аларны кая урнаштыру җаен бергәләп эзләдек.
Әйтеп җибәрергә генә ансат, Буа шикәре кебек районның визит карточкасына әверелгән Буа театры быел, ышанасызмы, уникенче сезонны яба! Чираттагы фиништан стартка кадәр нәрсә эшләнгән, нәрсәгә кул тими калган – тамашачысы алдында  таетрның директоры-баш режиссеры Раил Садриев отчет тота.

23
май, 2014 ел
җомга

  Буа районы мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып Семьеведение” курсын 5 нче мәктәп базасында үзләштерелү башланган иде. 10 класс укучылары ел буе зур кызыксыну белән әлеге курсларга йөрделәр.

Республикада 20 майдан “Наркотикларсыз тормыш” акциясе игълан ителде 
Ике ай дәвамында шәһәр уку йортлары коллективлары район мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗат отчетларын күрсәттеләр. Шушы көннәрдә алар арасыннан сайлап алынган иң эчтәлекле номерлардан төзелгән гала-концерт узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International