ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга

27 май- халыкара китапханәләр көне. Шул уңайдан китапханәдә «Ачык ишеклэр көне» кысаларында шәһәрнең «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән  әкиятләр иленә сәяхәт утте.

Район берничә көн футбол уйнады, дип әйтергә була олы һәм кечкенәләр командалары арасында барган бәйгеләр турында.
Бүген Ак Барс Буа агрофирмасының 1номерлы филиалында  авыл хуҗалыгы белгечләре катнашында семинар үтте.
“Буа принцессасы-2014” матурлык һәм талант конкурсында җиңүче таҗын 10 яшьлек Аня Романовага кигезделәр. “Вице-принцесса” булып 1 номерлы мәктәптән 10 яшьлек Алина Бабынина танылды.
Гаилә көне уңаеннан Буа драма театрында районда үрнәк булып яшәүче күркәм гаиләләрне хөрмәтләделәр.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Һәр елны 15 нче май -  Гаилә көне итеп билгеләп үтелә. Шушы уңайдан халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль  хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  “Яшьләр” паркына “Подросток” һәм “Преодоление” клубы әгъзаларын әниләре белән бергә бәйрәмгә чакырдылар.

Район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен аерым палаталарда ремонт эшләре төгәлләнү алдында тора.
Ниһаять, шәһәрнең Космовский урамы тулысынча  тигез юлларга тиенәчәк.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Гаилә бәйрәме уңаеннан, Карлы авылында әбиле-бабайлы зур йортта яшяп ятучы Миләүшә һәм Фәнис Гыйззәтуллиннар турында суз барачак.

Бозылган продуктны кире кайтарып буламы?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International