ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Республикада көчле яңгырлар, яшенле һәм җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитү сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итте бу хакта "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы территориясендә 13 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/ с, 13тән 22 сәгатькә кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга киңәш  ителә. Ерак араларга йөрүдән баш тартырга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов тарафыннан гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү 2021 елның 15 июленә күчерелә.

 

Гражданнарны һәм юридик затларны Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов кабул итәчәк.

 

Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

 

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә (ЦВР) Буа шәһәре, Ленин урамы, 44а йорт адресы буенча узачак.

 

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча 9:00 дән 16:00 гә кадәр алып барыла.

Буада Буа шәһәре һәм Ульяновск шәһәренең ирләр командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узды.

Кунак командасын  тиешенчә каршы алдылар. Гадәттәгечә аларны милли киемнәрдәге гүзәл кызлар милли чәк-чәк белән сәламләделәр.

Ульяновск командасын Ульяновскның Засвияжск районы администрациясе башлыгы, шәһәр башлыгы урынбасары Наил Юмакулов, Ульяновск шәһәре башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Вавилин, Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Егоров тәкъдим итте.


10
июль, 2021 ел
шимбә

Буалылар «Җиңү адымнары» проектында җиңү яулады. Ангелина Стрелкова- "Отрядның иң яхшы командиры"

9 июльдә «Россия минем тарихым» тарихи паркында «Җиңү адымнары» проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре катнашты. Чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре Ранис Габитов җитәкчелегендә Буа районы делегациясе дә барды.


9
июль, 2021 ел
җомга

Мондый тәкъдим Дәүләт Думасы депутатыннан Бердәм Россиядән балалар белән гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуда яңгырады. Ул партиянең Дәүләт Думасына сайлауларга барачак программасына керәчәк.

Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсендә ковид госпиталенең икенче бүлеген ачарга мәҗбүр булганнар. 65 урынлы ике бүлекчә дә тулы. Амбулатор авырулар саны да көннән-көн арта.

Хастаханәдән алынган мәгълүматларга караганда, ун көн эчендә ковид  уңаеннан амбулаториядә дәваланучы авырулар саны 72 дән 297 кешегә кадәр арткан. Кабул итүгә коронавирус белән авыручыларның зур чиратлары барлыкка килде, ләкин ковидтан вакцинация ясауга чиратлар юк.

"Знамя" район газетасы журналистларының коронавирус һәм вакцинация белән бәйле хәл турындагы сорауларына район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Наилә Гыймадиева  җавап бирде.

Ранис Камартдинов һәм Ринат Гайзатуллин Буа районында башланган урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Алар «Авангард» кырларының берсендә булдылар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайннары  «Ригат» сортлы борчак суктыралар.Тәбәнәк булуына карамастан, ул югары уңыш белән аерылып тора.

Ранис Рафисович белән Ринат Рәүф улы кыр хезмәтчәннәре белән аралаштылар. Аларның эш шартлары белән кызыксындылар, теләкләрен, уй-фикерләрен тыңладылар.

«Эш бара, барысы да яхшы. Техника көйләнгән, уңайлы. Урамда эссе һәм тузан, ә безнең кабиналарда салкынча һәм чиста - кондиционерлар эшли» , - дип сөйли комбайнчылар. Заманча техника икмәк игүченең хезмәтен җиңеләйтә.

Кыр хезмәтчәннәренә урып-җыю кампаниясен уңышлы үткәрергә, аз югалтулар һәм билгеләнгән срокларда уңыш җыеп алырга кирәклеген искәрттеләр.

Район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районының "Бор" һәм "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, анда балаларны кайнар тукландыруны оештыру һәм башка ял шартлары белән таныштылар.

Хәзерге вакытта әлеге лагерьларда 190 яшь буалы ял итә.

«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ исеменнән Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләре комплексы турында штормлы кисәтү килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International