ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

• COVID-19 каршы кайсы  вакцина  яхшырак?

Россиядә теркәлгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Иң яхшысы- алырга мөмкин  булган препарат белән прививка ясау. Әгәр сездә хроник авырулар яки башка сәламәтлек үзенчәлекләре булса,   сайлап алу турында табиб белән киңәш.

«Тормышны сайла, тәмәке тартудан баш тарт!» темасына хэштеглар конкурсын Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышлап оештыра һәм үткәрә.

Бәйгенең бурычлары-халыкның сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттыру һәм халыкның игътибарын тәмәке куллану масштабларын киметүгә юнәлдерү.

Бәйгедә чикләүләрсез  Татарстан Республикасы халкы «Instagram» социаль челтәрендә #ВыбериЖизньОткажисьОтКурения хэштегы белән фотолар урнаштырып, катнаша алалар. 

Бәйге шартлары:

1 июньдә 10дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнар катнашында алыш-биреш ясау мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак.

Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Кайнар линия барышында гражданнар күчемсез милекне яки аның бер өлешен балигъ булмаган балалар милкенә рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук мондый объектларны сату, алыштыру һәм бүләк итү процедурасы турында белә алачаклар.

Моннан тыш, экспертлар торакны теркәү һәм аның кадастр исәбенә алу өчен нинди документлар кирәклеге, күчемсез милекне сатып алыр алдыннан ничек тикшерергә, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алганда балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен кем яклый алуы турында һ. б. сөйлиячәкләр.


28
май, 2021 ел
җомга

Халыкара балаларны яклау һәм балаларның җәйге ялы көне алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас территориаль бүлеге тарафыннан 2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр балалар ялы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.

Халыктан шалтыратулар (84374) 3-52-89 телефоны буенча кабул ителәчәк. ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр

28 май-Россия дәүләт чикләрен яклау көне. Бу көнгә багышланган тантаналы чара Буа шәһәренең Үзәк паркында, чик буе гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләренә куелган һәйкәл янында узды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ел саен биредә хезмәт елларын искә төшерергә, үзләренең сугышчан иптәшләре белән күрешергә һәм һәлак булган хезмәттәшләрен искә алырга җыена.

Бәйрәм белән чик сакчыларын  Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы  Рамил Җамалетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова котлады. Чик буе районнарында һәм чик буенда хезмәт итү һәрвакыт киеренке һәм катлаулы булды. Чөнки чик сакчылары – сугышчыларның төп бурычы-Ватанны саклау. Җыелучылар һәлак булган чик сакчылары истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.

Актуаль проблемаларның берсе-Буа һәм Буа районын эчәр су белән өзлексез тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, район башлыгы бүген, 28 майда, подрядчы оешмалар белән агымдагы 2021 елга планлаштырылган су белән тәэмин итү проектлары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында эшләрне финанслау, юл карталары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Агымдагы елда район буенча Чурак (5,1 км), Күшке һәм Кече Боерган авылларында (5,5 км) суүткәргеч үткәрү, Вольнистан авылында эшләрне тәмамлау планлаштырылган. Шулай ук Буа шәһәре өчен 3 скважина төзү һәм «Көньяк-көнбатыш-2» суүткәргечен үткәрү июньгә планлаштырылган. Буа шәһәренең Аграр, Көньяк-Көнбатыш урамнары буенча суүткәргеч челтәр төзү һәм «Сахарник» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә (150 м суүткәргеч, скважина һәм су башнясы) эшләр көтелә.

ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!

Төбәк һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен ( түләүләр, субсидияләр)- салым бурычының (үзеңдә һәм балигъ булмаган балаларның Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетларда) булмавына инан

2021 елдан Татарстан Республикасында төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре (ярдәм чаралары) күрсәтү бары тик бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салым бурычы булмаган очракта гына гамәлгә ашырыла.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 2 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.  Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Сәрия Сабурская һәм Илсур Һадиуллинга «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә тоташу юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.

Буа шәһәренең "Батыр" спорт мәктәбе базасында "Татарстан регби федерациясе" инициативасы белән регби буенча республика спорт мәктәбе белән берлектә тэг-регби мәктәп лигасы ярышлары узды.

Беренче уеннарда Буа муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 командасы катнашты. Ярышларны регби буенча республика спорт мәктәбе вәкилләре хөкем итте. Тэг-регбины нигездә, яшьләр уйный,

Уен бик эмоциональ, кызыклы булды, ул балалар һәм укытучыларда  яхшы тәэсир калдырды. Җиңүчеләр::

1 урын - Янтуган урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын - Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе ;

3 урын - ТР Буа шәһәренең 5нче гимназиясе командасы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм республика этабында җиңүләр телибез.

28 майда 9дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында күчмә консультация үткәрәчәкләр, анда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәү өчен кирәк булган документларны әзерләгәндә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләреннән барлыкка килгән сорауларга җавап бирәчәкләр. Катнашу бушлай, теркәлү таләп ителми.

Исегезгә төшерәбез, кече ёщм урта эшкуарлык вәкилләре өчен документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча барлык килеп туган сораулар буенча Татарстан Росреестрында 8(843)255-24-20 түләүсез кайнар линия телефоны эшли, шулай ук махсус почта тартмасы ачылды MSP@rosreestr.org


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International