Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге искә төшерә: талпан вируслы энцефалиты– үзәк нерв системасы зарарлану белән кискен йогышлы вируслы авыру. Авыруның нәтиҗәләре аянычлы, тулысынча терелүдән башлап гариплеккә һәм үлемгә китергән очракларга кадәр.
Ничек йоктырып була?
Авыру йоктыручы (вируслы талпан энцефалиты) кешегә талпан вирусы йоктырган беренче минутларда селәгәй белән бергә тапшырыла.
-урманнарда, урман- паркларда, шәхси бакчачылык-бакча кишәрлекләрендә вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик урманнарда, булганда,
-талпаннар (этләр, мәчеләр) яки кешеләр – киемдә, чәчәкләр, ботаклар белән һ. б. лар (урманга йөрмәүче кешеләр зарарлана),
- талпаннар күпләп һөҗүм иткән чорда вирус кәҗә, сарык, сыер буйволларның эшкәртелмәгән сөтендә булырга мөмкин. Шуңа күрә талпан энцефалиты буенча имин булмаган территорияләрдә бу продуктны кайнатканнан соң гына кулланырга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сөт кенә түгел, аннан әзерләнгән продуктлар: эремчек, каймак һ. б. йогышлы чирне күчерүче булып тора.,
- тирегә утырган талпанны сытып, тешләгән урынны кашыган очракта;
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5-10 сыйныф укучылары арасында «АгроНТИ – 2021» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен өч яшь категориясе һәм биш юнәлеш буенча гаризалар кабул итүне дәвам итә:
Росреестрның мөрәҗәгате нәтиҗәләре буенча Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте «Яндекс» компаниясенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәтләр тәкъдим итүче сайтларны рекламалауны туктатырга күрсәтмә бирде. «Россия законнары нигезендә, мондый дәүләт хезмәтләрен күрсәтү бары тик Росреестр компетенциясенә генә кертелгән, ә арадашчылар аша дәүләт хезмәтләрен «яңадан сату» мөмкинлеге каралмаган», - диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт хәбәрендә.
Бүген Татарстанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында Ырынгы авылыннан Алексей Кубайкин нәтиҗәле хезмәте һәм Буа муниципаль районында сөт терлекчелеген һәм үсемлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Атказанган фермер исеменә Фәрит Ибәтов һәм Ринат Гайнетдинов лаек булды. Фәргать Сибгатуллов Т.С. Мальцев исемендәге «Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде. Күпьеллык хезмәте өчен Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитетының Мактау грамотасы белән Фәнил Кадыйров бүләкләнде. Әлеге чарада Дәүләтшиннар гаиләсе дә катнашты.
Фермерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының коммерцияле булмаган оешмасы һәм ачык хакимият органы – комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» бәйгесен игълан итә.
Конкурс, беренче чиратта, Россия Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыра.
Буа муниципаль районының «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы С.В. Шакирова «Сәламәтлек сәгате» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары катнашты
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия авыл яшьләре берлеге авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» проекты кысаларында Бөтенроссия конкурсын (алга таба-Конкурс) гамәлгә ашыру турында игълан итә.
Проект Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Президент грантлары Фонды тарафыннан бирелгән грант акчаларыннан файдаланып тормышка ашырыла. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле төбәкләрдә 5 үсеш командасы сайлап алыначак, алар 2021 -2022 еллар дәвамында булачак:
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруның беренче елында Татарстанда 28,2 мең кв.м файдалануга тапшыру һәм 406 гаиләне торак белән тәэмин итү мөмкин булды. 6,86 км газ бүлү һәм 24 км суүткәргеч челтәр төзелгән. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 500 проект тормышка ашырылды: спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары һәм башкалар. Торак шартларын яхшыртуда еллык 3 процент ставкалы «Авыл ипотекасы» программасы нәтиҗәле инструмент булды. Татарстан 1600 гаиләне авыл территорияләрендә торак сатып алуга акча белән тәэмин итеп, аны бирү күләме буенча лидер регионнар рәтенә керде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы алга таба да авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча актив эшләргә планлаштыра. Чараларда республиканың барлык районнары да катнаша ала. Безнең колл-үзәктә дәүләт программасы шартларын расларга була: 8-800-444-16-70.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Узган елда ул үзизоляция чоры белән туры килде, шуңа күрә катнашучылар саны түбән иде. Быел экоактивистлар саны ковидка кадәрге чорлар күрсәткеченә кадәр торгызылачак, дип көтелә. Бу хакта ТР Экология министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 2020 елда үзизоляция режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмаган. Ике айлык кысаларында коммуналь хезмәткәрләр , юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә ятты, ә алдагы елларда ике айлык чорында территорияләрне җыештыру акциясендә 1 миллионнан артык кеше катнашты. Ике айлык кысаларында “Эковесна-2021” акциясе узачак дип хәбәр ителә. Конкурсның максаты - республикада экологик культура булдыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тудыру, халыкта хезмәт һәм экология культурасын торгызу.
25 февральдә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" бөтенроссия акциясе кысаларында "Форпост" үзәге хезмәткәрләре "Яшьләр. Закон. Наркотиклар" темасына әңгәмә үткәрделәр. Чарада Илмир Шәмсетдинов -участок вәкаләтле вәкиле, Гөлия Әхмәдуллина - район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге шәфкать туташы катнашты.
Түгәрәк өстәлнең максаты: тикшерүне үткәрү һәм наркоделларның хәйләләрен ачу, - яшь кешеләрнең ни өчен һәм ничек наркотиклар куллана башлавын белү. Чара барышында «Наркотиклар. Манипуляция серләре" фильмы каралды. Илмир Шәмсетдинов “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акциясенең максатлары турында сөйләде. Әхмәдуллина Гулия наркотикларның нинди куркыныч тудыруын һәм доза арттыруда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеген сөйләде. Очрашу "Барысы да синең кулда" дигән атаклы хикәя белән тәмамланды. Әгәр дә СИН ҮЗЕҢНЕ ЯРАТСАҢ, СӘЛАМӘТЛЕГЕҢНЕ САКЛАСАҢ, СИҢА ЗЫЯН КИТЕРҮЧЕ БАР НӘРСӘГӘ ДӘ “ ЮК” ДИП ҖАВАП БИР.