2020 елның 12 августыннан 13 августына кадәр Татарстан Республикасы Биектау районының Урманче бистәсе территориясендә « Авыл - кешеләр өчен. Яшьләрне җирле бергәлекне үстерүгә нәтиҗәле җәлеп итү» темасына палаткалы лагерь форматында белем бирү программасы уздырыла. Ул яшьләрнең гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Росреестры хокук ияләрен элек исәпкә алынган җир кишәрлекләренең чикләрен төгәлләштерергә һәм кирәк булган очракта, «магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү максатларында аерым мөнәсәбәтләрне җайга салу үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 254-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнгә бәйле рәвештә, аларга хокукларны теркәргә чакыра.
Закон федераль, региональ яки җирле әһәмияттәге объектлар төзелешенә, инженерлык яки транспорт инфраструктурасына караган җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштермичә, мондый кишәрлекләр дәүләт яки муниципаль милектә булган һәм өченче затларның хокуклары белән чикләнмәгән очракта, рөхсәт бирү мөмкинлеген күздә тота.
1. Картаның номерын һәм Пин-кодын башкалардан яшереп сакларга. Исегездә тотыгыз, бер генә зат та (шул исәптән, банк хезмәткәрләре,карта биргән белгеч) һәм бернинди очракта да мобиль яисә стационар телефон аша Пин-кодны яки карты чынлыгын аныклаучы кодны (CVV2 яки CVC2) соратып алырга хокуклы түгел.
2. Беркемгә дә нинди генә шартларда да ( банк вәкиленә дә) Интернет аша үз хисап номерына керү хокукын бирмәгез!
3. Картагызны югалткан яисә урлаткан очракта, кичекмәстән банкка шалтыратып картагызны блоклауны сорагыз. Моны никадәр тизрәк эшләсәгез, мошенникларның аннан файдаланырга өлгерә алмаячагы да шулкадәр күбрәк.
4. Һәрвакыт үзең белән (язу кенәгәсендә яки кәрәзле телефонда) банкның контакт телефоннары һәм банк картасы номеры булырга тиеш.
5. SMS-хәбәр картада үткәрелгән операцияләр турында тизрәк белергә мөмкинлек бирә. Клиент банкка акчаларны санкцияләнмәгән рәвештә исәптән төшерү турында хәбәр иткән саен, аның үз акчаларын кире алу мөмкинлеге дә зуррак.
Баланы дөньяга чыгару, очрыйсы кыенлыкларга өлешчә әзерләү - ул өлкәннәрнең бурычы. Шундый мөһим моментларның берсе-урамнарда һәм юлларда дөрес тәртип урнаштыру. Балалар, беренчедән, теге яки бу шартларда аңлап эшли алмыйлар, икенчедән, урамда, транспортта һәм, өченчедән, кече яшьтәге мәктәп укучыларының үз гамәлләре өчен мөстәкыйльлек һәм җаваплылык үсеш алмаган. Бу проблемаларны хәл итү өчен, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Буа муниципаль районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Вольнистан авыл җирлегенең социаль участогында социаль хезмәт алучылар белән «Светофор көненә» багышланган балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән темага дәрес үткәрделәр. Аның максаты - юлда балалар травматизмын профилактикалаудан гыйбарәт.
Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Росреестры тарафыннан күчемсез милек объектларына 168 314 арест/тыю теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова аңлатканча, кулга алу яки тыю турындагы язма суд приставлары, суд һәм салым органнарыннан ведомствога кергән документлар нигезендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә. Шул ук вакытта арест/тыю барлык күчемсез милек объектларына да, конкрет объектларга да салынырга мөмкин.
Мондый катгый чараны куллануның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: суд дәгъвалары, милек бәхәсләре, бу ЮХИДИнең түләнмәгән штрафлары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч, салым һәм алимент түләмәү һ.б. булырга мөмкин. Димәк, арест / тыю - ул милек хуҗасына аның белән эш итәргә яки кулланырга мөмкинлек бирми торган тәэмин итү чаралары: кулга алынган күчемсез милекне сатарга, залогка сатарга, арендага тапшырырга яки арест алынганчы башка гамәлләр кылырга ярамый. Шул рәвешле, кулга алыну, килешүләрне теркәүгә һәм күчемсез милек объектларына хокукларның күчүенә комачаулый.
Буа районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан төнгә кадәр 150дән артык комбайн урып-җыю кампаниясендә мәшгуль. Алар арасында ярыш киң җәелдерелде.
Әйтергә кирәк, районның барлык игенчеләре дә тиз һәм көйле эшлиләр. Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көнгә 17895 гектар басу суктырылган, бу 31% тәшкил итә . Узган атна йомгаклары буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру буенча иң яхшы комбайнчылар да билгеләнде. Алар – «Авангард» ҖЧҖнән Дмитрий Сидоров, Илгиз Сөнгатов һәм Николай Николаев, «Дружба» ҖЧҖнән Александр Масленцев, «Заря»ҖЧҖнән Айрат Мөхәммәтшин.
Бүген район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов аларга рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Ә юбилей флагы эстафетасында катнашу кыр хезмәтчәннәре өчен бик истәлекле булды. Аларның һәркайсы ТАССРның 100 еллыгы флагын кулына алу, беренчеләрдән булып аны район басуларында җәелдерү һәм истәлеккә фото ясау хокукына лаек булды.
Бүген, 6 августта Буа муниципаль районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Флагны хөрмәтләү тантанасы шәһәребезнең үзәк мәйданында узды. Чарада район җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа районы Имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа округы протоиерее Иоанн Ткачук, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.
Ранис Рафис улы якташларын истәлекле вакыйга белән котлады: «Бүген безнең барыбыз өчен дә истәлекле һәм мөһим вакыйга - Буа муниципаль районы гербы төшерелгән тасма ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетеләчәк. Безнең районның язмышы республика төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Быел Буа муниципаль районы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә, ә шәһәргә 240 яшь тула. Без икътисадтагы казанышларыбыз, мәдәнияттәге уңышларыбыз, спортта җиңүләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ел саен район авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Татарстанның иң яхшы районнары бишлегенә керәбез. Һәм бүгенге көннең барлык казанышларының да үткәндә ныклы нигезе бар. ТАССРның 100 еллык тарихы нәкъ менә шушы үткәннең данлыклы сәхифәсе булып тора», - дип билгеләп үтте ул һәм Буа районы гербы төшерелгән тасманы ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетте.
Бүген Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» - «Сияние» VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең Зональ турын төшерү узды. Быел конкурс ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча кабул ителгән чаралар уңаеннан конкурс Онлайн режимында уза.
Конкурс программасында Буа муниципаль районыннан «Гөлҗамал» фольклор коллективы, «Родник» ветераннар хоры, шулай ук Нурдания Низамова, Мария Хайбулкина һәм Наталья Арисова катнаша.
Аларга уңышлар телибез!
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели. Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга инвалидлык турында мәгълумәт кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетта, электрон почта адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.
Айлык акчалата түләүне гариза нигезендә рәсмилләштерүдән баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учрежденияләре бюджеттан тыш фондлар, Федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук властьның региональ һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплау бердәм мәгълүмат операторы ул.
Буа районында яңа 2020/2021 уку елына әзерлекне тикшерү буенча мәктәпләрне карап чыгу башланды.
Яңа уку елына керергә бер айдан да азрак вакыт калып бара. Районда бүгенге көндә 4660 укучы санала һәм барлык гомуми белем бирү учреждениеләре аларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер булырга тиеш. Мәгариф учреждениеләрен киләсе яңа уку елына кабул итү комиссиясен район җитәкчесе Ранис Камартдинов үзе җитәкли.
Комиссия әгъзалары учреждениеләр территориясен карадылар, мәктәп яны участокларын һәм биналарының торышын (эчтән дә, тыштан да) бәяләделәр; башлангыч, урта һәм өлкән звено, профильле укыту кабинетларының әзерлеге белән таныштылар. Капиталь ремонтның сыйфатын тикшерделәр.
Район җитәкчесе Боерган, Әлши һәм Иске Суыксу авылларындагы мәктәп әзерлегенә нәтиҗә ясады.