ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген, 8 май көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе беренче тапкыр, еллык 6,5% ставкасы белән, эскроу-счет механизмын кулланып, өлешләп катнашу килешүен теркәде. Татарстан Росреестрына электрон рәвештә бирелгән документлар пакеты бер эш көне дәвамында теркәлде. Өлешләп катнашу килешүендә төзүчедән Казанда фатир алган гаилә дә катнашты.

Бүген, 8 май көнне, Бөек Җиңү көне алдыннан, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе яшь гвардиячеләр һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Палисадник Победы» акциясе үткәрделәр. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Гусарова йорты янында чәчәкләр утырттылар. Валентина Григорьевна 1924 елда Буа шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. 1943 елның июнендә аны Мәскәүгә снайпер әзерлеге буенча хәрби училищега җибәрәләр. Ул анда 8 ай укыган һәм аны III Белорус фронтына Орша шәһәренә снайпер итеп җибәрәләр. Валентина Белорус фронтын, Литва, Көнчыгыш Пруссия, Чехословакия, Польшаны уза. Ике контузия ала. Бүләкләре: 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале, Жуков медале һәм күпсанлы юбилей бүләкләре бар. Волонтерлар зур горурлык һәм хөрмәт хисләре белән Валентина Григорьевна өчен роза үсентеләрен утырттылар, чәчәкләр безнең ветеранны чын күңелдән сөендерсен.

Хөрмәтле буалылар!

 

Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу безнең бердәмлекне символлаштыручы, бөтен россиялеләрне үз илебез өчен аның куәтен һәм җиңелмәслеген берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы - һәр кеше өчен әһәмиятле дата. Үз гомерләрен кызганмыйча, тынычлыкны фашизмнан саклап калган, сугыш кырларында Ватан бәйсезлеген яклап, тылда фидакарь хезмәт белән Җиңүне якынлаштырган, шәһәр һәм авылларның данлы буыны алдында баш иябез. Җиңү өчен үз тормышларын яу кырларына салган кешеләргә якты истәлек. Ватанны дошманнан саклаган солдат батырлыгыннан да югары дәрәҗәдәге батырлык юк. Без йөрәкләребездә аларның кыюлыгы һәм бурычларына тугрылык турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз.

Чын күңелдән барыгызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, имин тормыш телим.

Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгате буенча республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы кредит бирү өчен федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

2020 елга ташламалы кыска сроклы кредит бирү субсидияләренең лимиты артканнан соң 725,7 млн. сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үз әйләнеш акчалары җитәрлек булмаган аграрийларга ташламалы ставка буенча заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган, ул 1-5% тәшкил итә.

Май җитте, ниһаять, кояш җылытты, һәм менә утырту стартына бәрәңге үстерүчеләр чыкты. Технология буенча таләп ителгәнчә, туфрак 8-10 градуска кадәр җылынганны көтәләр. Халык сынамышы буенча-ул каеннырның яфрак яра башлавы. Бер атнага соңгарак калсагыз да берни булмас, бәрәңге җылы туфракны ярата.

Бәрәңге бер дә туйдырмаган - “Икенче икмәк". Аннан, әдәбият раслаганча, 2000 төрле ризык әзерләргә була. Әмма югары уңышны ничек үстерергә?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган «Авыл батырлыгы» Бөтенроссия челтәрле акциясен уздыра. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» дигән мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, коронавирус йогышы таралуны кисәтү чаралары кысаларында, 30.03.2020 елдан башлап территориаль салым органнарына аерым күрсәтмәләргә кадәр, салым түләүчеләрне, шул исәптән шимбә көннәрендә кабул итү туктатылды.

Аерым алганда, сүз хокукларны теркәү һәм кадастр исәбен алу срокларын озайту турында бара.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, дәүләт регистраторы тарафыннан кадастр исәбен яки теркәлүне туктату турында карар кабул ителгән очракта, санитар-эпидемиологик режим чорында гамәлдә булу (тәмамлау) вакыты автоматик рәвештә озайтыла. Әлеге чара чикләү чараларын гамәлдән чыгаруга кадәр гамәлдә булачак.

Әйтик, әгәр туктатылу вакыты 11.05.2020 гә туры килә икән, Россия Президенты игълан иткән эшләми торган көннәрне исәпкә алып, күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алуны туктату вакыты 18.06.2020 билгеләнә. Димәк, бу очракта озайтылган эш көннәре, туктатып тору вакыты, шулай ук озайтылачак.

            Хөрмәтле якташлар!

    Сезне барыбыз өчен дә иң кадерле бәйрәм -- Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбриклим. Май аеның шушы матур көннәрендә без ветеран-фронтовиклар һәм тыл хезмәткәрләре батырлыгына, сугыш кырында ятып калган каһарманнар истәлегенә баш иябез, халкыбыз белән, аның тарихы белән горурланабыз. Бу Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без беркайчан да онытмаячакбыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын.

 

                                       РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов

 

Хөрмәтле сайлаучылар!

Сезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Без бу датаны россиялеләр бәйрәмнәр өчен уңайлы булмаган шартларында билгеләп үтәбез, әмма россиялеләр өчен бу изге көнне бернәрсә дә үзгәртә алмый.

Мин уйга калдым, ни өчен шулай килеп чыкты һәм бу сорауга җавабын да таптым кебек. Менә ул.

Бер яктан, Җиңү көне-гаять зур сугышлар, сугыш еллары авырлыклары, фронтларда һәм тылда массакүләм батырлык, бетмәс-төкәнмәс югалтулар һәм, ниһаять, илебез, җиңеп, аның халкын алга таба яшәү хокукын саклап калулары турында искә төшерә торган гомумдәүләт бәйрәме.

Икенче яктан, бу бәйрәмнең тагын бер үлчәүе бар – шәхси. Сугыш вакытында һәр совет гаиләсе теге яки бу рәвештә телгә алына. Безнең өлкән буыннарның берсе фронтта көрәшкән, кемдер гаять киеренкелек белән тылда фидакарь хезмәт куйган. Сугышларда җиңүне минем яраткан әтием дә якынлаштырган, аның батырлыгы белән мин горурланам.

«Үлемсез полк» традицион акциясе нәкъ менә шул икенче үлчәнеш булу сәбәпле, чын мәгънәсендә бөтенхалык акциясенә әйләнде. Ел саен үз инициативасы белән Җиңү көнендә меңләгән кеше Ватан өчен көрәшкән туганнарының портретлары белән шәһәрләр һәм авыллар урамнары буйлап уза. Россиялеләрнең бүгенге буыннары үзләренең батыр ата-бабалары турында саклаган хәтере күңел тирәнлегенә кагыла. Ул исән чакта безнең данлыклы сугышчыларыбыз да исән.

Иң мөһиме, “күз яшьләремдәге шатлык” дип, бөек җырда җырланган шикелле - беркайчан да безгә, безнең буынга Бөек Ватан сугышы чорында халкыбыз кичергән дәһшәтле сынаулар аша узарга туры килмәсен иде. Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International