ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2020 ел
шимбә

2020 елның 10 мартыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорда «кайнар линия» эшли башлый.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге белгечләре 2020 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителәчәк.

Буа районында яшәүчеләрдән шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, төшке аш вакыты 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр.

Мөрәҗәгатьләр 8( 84374) 3-52-89 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә

 

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, хатыннар, апалар, сеңелләр!

Чын күңелдән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне –яз бәйрәме бәйрәм белән тәбрик итәм! Һәрвакыт хатын-кыз тормыш, матурлык һәм илһам чыганагы булган. Сез безнең гаиләләрдә җылылык һәм уңайлылык саклыйсыз, балалар үстерәсез һәм тирә-юньдәгеләргә игелек, наз, ярату бүләк итәсез. Сез бу дөньяны матурлык һәм тормыш энергиясе белән тулыландырасыз,  рухи юмартлык белән җылытасыз, күңеллелек, ачык йөзлелек һәм гармония атмосферасын тудырасыз.

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, акчаны гадирәк һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.


6
март, 2020 ел
җомга

2020 елның 5 мартында Чүпрәле муниципаль районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют" дәүләт казна учреждениесе базасында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре уртак күңел ачу чарасы оештырдылар. Ул 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. 

8 нче Март бәйрәмен көтү һәр хатын-кыз күңелендә үзенчә чыгыла. Кичә дә, «Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» социаль-гуманитар проекты кысаларында, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Храмова Наталья, ветераннар Советы Рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова һәм Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегеннән Ләйсән Сәмәрханова Бөек Ватан сугышы ветераннары Украинская Анастасия Алексеевнаны, Гусарова Валентина Григорьевнаны һәм Стратонова Мария Васильевнаны бәйрәм белән котладылар. Котлаулар җылы дустанә шартларда узды, әбиләрне җырлар, кайгыртучанлык һәм игътибар белән шатландырдылар.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәгенең 15 нче бүлеге гражданнарга консультация бирү өчен 6 нчы кабинетта өстәмә телефон номеры билгеләнүе хакында хәбәр итә:

( 84374) 3 55 29.

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"технологиясе буенча эшне дәвам итәләр

Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 655 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 47 меңнән артыгы 2019 елда.

2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.

 

Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International