ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Шәһәрдә шушы көннәрдә генә “Көнбатыш бистә” автобус маршруты ачылды. Шулай ук “Космовский урамы” дигәне кабат торгызылды.


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

28 нче октябрь кичендә Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә югары татар КВН лигасы фестивале булып узды.


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров әйтүенчә, карантин асты продукциясен яисә объектларын – орлыкны, ашлыкны, үсентеләрне, агач материалларын, ягъни  үсемлекчелек чыгышынан булган барлык продукцияне кертү турында белдерү кәгазен ул кертелгәннән соң бер календарь көн эчендә Россельхознадзорга юлларга кирәк.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

“Ныклы гаилә – укучыларны социальләштерү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр” дип исемләнгән беренче республика форумы иртәгә Казанның 179 номерлы мәктәбендә узачак.

“Авангард” агрофирмасы тракторчысы Николай Аланов үзенең 60 яшьлек юбилеен зур нәтиҗәләр белән каршылады. Күптән түгел Казанда узган Уңыш бәйрәмендә ул “Фидакарь хезмәте өчен”  медаленә лаек булды.

Районда соңгы культураларны җыю дәвам итә.

Грипп быел декабрьдә киләчәк, дип фаразлана. Авыруга каршы прививкалау кампаниясенә санаулы көннәр калып бара. Ул 1 ноябрьдә төгәлләнәчәк. Шуңа күрә дә ашыгырга кирәк, диләр табиблар.


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Күптән түгел Бик-Ути авылында "Уйнагыз гармуннар" кичәсе булып узды. 

Районда әле беренче кар бертекләре генә очса да, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте эшчеләре инде техниканы әзерләделәр дә. Баш инженер Илнур Мөстәкыймов белдерүенчә, өстәмә 4-5 данә техника кайтарылырга тиеш. Автопарк тулыланса, хәтта зур кар да куркыныч түгел икән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 25 октябрьгә шикәр чөгендере барлык мәйданның 88 процентында җир өстенә чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International