Ялган, сыйфатсыз алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату турында мәгълүмат җиткерүче гражданнарны стимуллаштыру турында хәбәр иткән идек. Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан территориясендә хәбәр итүче гражданнарны бүләкләү тәртибен дә раслады.
“Бердәм Россия”нең Татарстан региональ бүлекчәсе 30дан күбрәк партия проектын гамәлгә ашыра. Татарстан – Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ проект эшләүче бердәнбер территория.
Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге “кара” дата уңаеннан Үзәк мәйданда хәтер һәм матәм митингы узды. Анда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов:
- 75 ел узса да, бу дәһшәтле көн беркайчан да хәтердән китмәс. Әби-бабайларның батырлыгын онытырга да тиеш түгелбез. Гомерләре, сәламәтлекләре барәбәренә яулап алган Җиңү өчен рәхмәтле без аларга. Тыныч күк йөзе, исәнлек сезгә! – диде. Аннан, сугыш кырында ятып калучыларны 1 минут тынлык белән искә алгач, Азат Айзетуллов сүзләренә район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллин кушылдылар. Соңыннан митингта катнашучылар мемориал комплекска чәчәкләр куйдылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов җитәкчелегендәге комиссия берничә көн дәвамында районның фермер хуҗалыкларында эш барышы белән танышты.
Әхмәт электромеханика заводында Михайловлар фамилиясе астында тулы бер династия эшли һәм эшләгән. Бүген анда әлеге нәселнең өченче буын вәкилләре хезмәт куя.
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелүче шул исемдәге традицион республика конкурсы җиңүчеләренең берсенә бирелүче мондый кыйммәтле бүләк – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус призы.
2016 елның 16 июнендә Буа шәһәрендә Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” конкурсы үткәрелде. “Нечкәбил” – ул бик бәхетле гаиләләр иҗатлары.
Шушы көннәрдә Донор көне узды. Иске Суыксу авылында Гөлүсә Кәримова беренче тапкыр 1966 елны кан биргән.
Республика медицина хезмәткәрләре Спартакиадасында район үзәк дәваханәсе командасы былтыргы уңышларын кабатлады – республикадагы коллегалары арасында иң яхшылары булып танылдылар.
Буаның Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укучысы Булат Сәйфуллин һәм Әлки мәктәбеннән Илназ Гыйниятуллин бар халык бәйрәмгә әзерләнгән һәм күңел ачканнар көннәрдә Саратов шәһәрендә бадминтон кырында тир түгеп медальләр яуладылар.