ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә быел Татарстанда Ураза бәйрәме 5 июльдә, Корбан бәйрәме 12 сентябрьдә булачак. Бу хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат сайтында бастырып чыгарылды.
Буа командасы өченче тапкыр авыл районнары арасында Татарстанның волейбол федерациясе президенты кубогына ярышларның финалына чыкты.
Районда 30 июньгә кадәр үзйөрешле машиналарны, башка төр техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүгә, хилафлыкларны ачыклауга багышланган “Трактор-Тагылма” профилактик операциясе бара.
Килдураз урта мәктәбенә юбилее уңаеннан йөзләгән кичәге укучылары җыелды.
Иске Суыксу авылында республика программасы нигезендә төзелгән баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды. Тантанага махсус килгән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов әйтүенчә, соңгы вакытта суыксулылар белән күңелле вакыйгалар уңаеннан очрашалар: авылда әле полициянең участок вәкиле өчен йорт, аннары яңа ФАП ачылды, “Чиста су” программасы буенча су кертелде, бүген, әнә, тагын бер матур форсат булды. “Ак Барс Буа” агрофирмасы генераль директоры Марат Гайнетдинов авылга көчле, спортта чыныккан яшьләр бик кирәк булуга ишарәләп, үзе беренче үрнәкне дә күрсәтте – мәктәпкә бүләк тупларның берсен баскетбол алкасына оста итеп салды.
Тантана тәмамлануга спорт мәйданчыгында беренче уеннар башланып китте. Ә янәшәдәге тренажерларга, турникларга балалар гына түгел, олылар да сарылды. Көчне барладылар. Ныгытырга да киләбез, диделәр.
Югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалык
“Авангард” агрофирмасы (җитәкчесе – Николай Григорьевич Курчаткин, баш агроном – Хәмит Вәгыйзь улы Гыйматдинов, баш инженер – Әнсар Әбрар улы Мәхмүтов).
Оныклары белән дүртьюллыклар белән сөйләшә торган Дәү әни кемдә бар тагын? Дениста, Арсенийда, Данилада. Ә әбиләренә каршы шигырьләп сөйләшүче оныклар? Лидия Алексеевна Красновада!
Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбенең ЮиДчылары бәйрәм оештырды. Алар үзләренең отряды турында сөйләделәр, яшьтәшләрен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр.
Азат Айзетуллов “Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды