ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
Буада яшәүче Әлфит абый Зыятдинов гаҗәеп бер алмагач үстерә. Әлеге алмагачның  алмалары кәүсәгә сарылып үсә.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичә “Акчарлак” лагеренда ял итүчеләр әти-әниләрен   чакырып, җырлап-биеп смена ачтылар.  

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Тирәсендә азрак эш кузгалса, шәһәр халкы мунча була дип, сөенә башлый. Бу юлы да шулай булды: эшчеләрне күрү белән буалылар кызыксынып редакциягә шалтыраттылар.
Шушы көннәрдә “Дорсервис” җәмгыяте эшчеләре Иске Суыксу авылының Гагарин урамында 750 метр аралыкта ком-таш җәеп юл салалар.
Быелгы уңыш олауларын беренче булып “Ак-Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалы китерде. Элеватор директоры  Газинур Хакимов бу көнне  иген төяп килгән транспорт хуҗаларына, хуҗалыклар җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

24
июль, 2015 ел
җомга

Бүген Казанда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу тантанасы була. Анда Казанга эшлекле визит белән килгән Россия Президенты Владимир Путинның да катнашуы көтелә.

Ул “Татнефть–Арена” спорт сараенда “Пилигрим” шоу-тамашасы белән ачылачак. Грандиоз су тамашасын композитор Игорь Крутой музыкаль бизи. Чемпинатны ачу тамашасы 26 июльдә башлап тагын 8 тапкыр кабатланчак. Якшәмбе көнне  Буадан күп балалы гаиләдән һәм гаиләгә тәрбиягә алынган барлыгы 60 бала да тамаша күрергә барачак.

Чемпионатның рәсми сайтында ярышлар расписаниесе һәм билетларны броньлау мөмкинлеге бар. Сайлап алу максатында ярыш көннәрендә билет бәяләре 50-150 сум тирәсе булачак, ә ярымфинал, финал чыгышларын карау күпкә  кыйммәт – 500дән 1500 сумга кадәр җитәчәк.
Бүгеннән салкынча һава торышын җәйге җылы температура алмаштырачак. Татарстан гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республикада бүген һава температурасы плюс 26 градуска күтәреләчәк.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Август аенда быел 52 пар район ЗАГС бүлегенә никахларын законлы  рәсмиләштерергә  киләчәк.
Берничә көн инде шәһәр урамнарында 13 номеры суккан автобуслар йөри башлады.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Полисның стандарт төрен (кәгазьлесен) алу мөһим булса, аның пластик дубликаты уңайлылык өчен генә чыгарылды. Әлбәттә, оригиналны алмыйча аның пластик төрен бирмәячәкләр. Соңгысы бары Татарстан Республикасы территориясендә генә гамәлдә. Пластик медицина полисы түләүсез бирелә. Аны алу өчен яңа полис, паспорт белән “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясенең офисына килеп гариза язарга кирәк. Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмерханов белдерүенчә, пластик медицина полисы белән  пациентлар тоткарлыксыз кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International