ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Беренче җәйге табигать нигъмәте – бакча җиләге өлгерде. Кичә базарда аны килограммын 160-180 сумнан саттылар.  Әле кояшка каршы тау битләрендә, ачык урыннарда гына кызарып килүче җир җиләген җыеп сатучылар да бар иде. Анысына инде 150 сумны килограммына түгел, ә ярты литрлы савыты өчен сорыйлар.
Районда еланнар күбәйде. Шәһәрнең Төньяк бистәсендә яшәүчеләр өйгә тузбаш керүе турында да хәбәр иткәннәр. Охшаш хәл Килдураз авылында һәм шәһәрнең Свердлов урамында да булган дигән мәгълүмат бар.
Якшәмбе кичендә, 20 сәгатьләрдә исерек хәлдәге 1987 елгы буалы идарә иткән “Форд Фокус” автомобиле Колхоз урамы белән Вахитов урамы чатында торган светофорны бәрдерде.
Дөресен әйткәндә, “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе хезмәткәре Илсөяр Садыйкова анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле сыйфатында барачак. Ул якын арада “Дом-2” тапшыруының элеккеге катнашучылары  белән оештырылучы шимбә ток-шоусында катнашачак.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Халыкка комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Тормыш -  наркотиклардан башка” дигән акция кысаларында “Наркотикларга  -юк !” дигән темага чара үткәрделәр.


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе
13 июнь көнне районның хуҗалыклар җитәкчеләре, баш ветеринария табиблары, Казан шәһәреннән килгән белгечләр каршында алар чын мәгънәсендә имтихан тоттылар.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре КМПО ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Кәримуллин шәһәр үзәгендәге мемориаль комплексны төзекләндерүдә дә Буага бик зур ярдәм күрсәткән иде. Бүген муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов изге гамәлләре өчен аңа Татарстан лидеры Рөстәм Миннехановның һәм районның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Командаларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сәламләде. Ул барысын да бәйрәм белән тәбрикләде, уңышлар теләде, Буа драма театры коллективын кичә узган театраль Сабантуйда ирешкән уңышлары өчен бүләкләде.
Артистлар арсында иң югары – 80 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендә көрәшкән Минвәли Габдуллинның бу инде икенче җиңүе. Беренче автомобилен ул 2007 елда Саба районында узган театраль Сабантуйда алган. 

12
июнь, 2015 ел
җомга
Кеннәр җылына башлауга халык елга, күл буйларына су коенырга ашыга. Күңелсез хәлләр булмасын өчен берничә киңәшне тоту сорала:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International