ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2015 ел
шимбә
Россия көнендә Казанда Бочковлар гаиләсендә туган кыз баланың исемен Дарина кушканнар. Аның ике абыйсы һәм тугыз апасы бар. Ә безнең Буада иң күп – унбер балалы гаилә Иске Мәртле  авылында яши.

19
июнь, 2015 ел
җомга
 Шәһәрнең Некрасов урамындагы 23 номерлы йорт янында элеккеге котельный янында, Б. Хмельницкий урамы 38 номерлы йорт территориясендә резин өслекле волейбол-баскетбол мәйданчыклары сафка басты.
Ә В. Трусенев исемендәге үзәк стадион территориясендә, Парк тыкрыгы 3 “А” номерлы йорты каршында – элек чүп-чар контейнерлары торган урында балалар уен җиһазлары, эскәмияләре, өстәл теннислары белән яңа гимнастика-спорт мәйданчыклары төзелде. Аларны “ТехноСтройЛизинг” ЧҖҖ урнаштыра.
Авылда бишенче мәчет бу. Манараны күтәрү тантанасында Төркиядән имам-хатыйп Госман Нури, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов та  катнашты.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында бу бәйрәм бүген 18 июнь көнне тантаналы рәвештә Буа драма театр бинасында уздырдылар.

 Бүген, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә бүгеннән таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга килде.
Бүгенге көнгә төзекләндерү эшләре 70 процентка төгәлләнгән. Шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы 128 “А”, 132, 134, 147, Арефьев урамындагы 18, 21, Парк тыкрыгындагы 3 номерлы йортларны яңарту районның төзелеш оешмаларына йөкләнгән.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда авыр хаста балалар – Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен ярдәм җыю максаты белән  шул исемдәге хәйрия акциясе үткәрелә. Анда һәр буалы катнаша ала.
Татар Буасы авылында яшәүче Зилә Йосыпова унынчы сыйныфны тәмамлагач “Flex” тәҗрибә уртаклашу буенча Америка программасы буенча бер елга океан артына яшәргә киткән иде.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 “Волгодорстрой” җәмгыяте эшчеләре бүген  футбол кырының иске өслеген алалар.
Р. Люксембург урамындагы 173 номерлы йорт артындагы сарайларны сүтәләр. Анда яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләре килгәнче аларның түбәләрен, такталарын каера, кирпечләрен аера башладылар. Сүтү якшәмбе өмәсе төсе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International