Шәһәрнең барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре уза. Балалар бакчаларында сабыйлар Кыш бабайны, Кар кызын каршыларга өлгерделәр дә инде. Аларга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аның өчен Кыш бабай аларга күчтәнәчләр өләште.