ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда яңа елда фельдшерлык-акушерлык пунктлары “Смарт-ФАП” итеп җиһазланачак. Монда сүз фельдшерлар пациентлар белән тиешле тикшерүләр алып барырлык махсус җиһазлар кую турында бара. Аннары тикшерүнең нәтиҗәләре үзәк район дәваханәсенә җибәрелә, анда аларны врач карый.
Яңа ел алдыннан Татарстанда, гадәттәгечә, янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда республикада янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар күләме шактый арта. Шулай да, халыкның аларга әллә ни исе китми, ахрысы. Бәйрәм төнендә алар әлеге кагыйдәләр турында, гомумән дә, оныта кебек...
Тагын бер ел артта калып бара. Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2015 елны – Кәҗә яки сарык елын каршыларга җыенабыз.
Ел саен Россия төбәкләрендә һәм татарлар гомер кичергән чит илләрдә Каюм Насыйри институтының ике Белем бирү-мәдәният үзәге ачылачак, дип белдерә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов. Әйтик, киләсе елда татар телен өйрәтү белән шөгыльләнүче әлеге Каюм Насыйри үзәге Финляндия яки Төркиядә пәйда булачак.
Тиздән татарстанлыларны паркинг таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарта башларга мөмкиннәр. Штраф күләме исә 2,5 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Өч яшен тутырган нәниләрнең һәркайсын балалар бакчасына урнаштырып бетерү юнәлешендәге эш республикабызда шактый уңышлы башкарыла. Соңгы елларда төзелгән тәрбия йортлары, булган мәктәпкәчә учреждениеләрдә ачылган өстәмә төркемнәр бу проблеманы өлешчә хәл итте инде. Киләсе елга планнар тагын да зуррак.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
 “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) редакциясе, “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе коллективында да 2014 елда шактый уңай үзгәрешләр булды.
Тиздән Татарстанда мөһим сәяси һәм социаль-икътисади карарлар кабул итү системалы рәвештә һәм күпкә нәтиҗәлерәк эшли башларга тиеш. Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары республикада стратегик планлаштыру турындагы закон проектын карады.
Татарстанның туризм тармагы үсеше шаккатыра. Республикабызга килүче кунаклар саны ел да арта бара. Быелның 11 аенда гына да 2,3 миллион турист килгән. Бу узган ел нәтиҗәләреннән 150 меңгә күбрәк. Якынлашучы Яңа ел ялларына кунакханәләр 85-87 процентка тулган булуын исәпкә алсак, әлеге статистиканы тагын да яхшырту өмете бар.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2015 елда картлык буенча пенсия күләме 13 мең сумга якын тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов бүген фонд идарәсе утырышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International