ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2014 ел
җомга
 20 октябрьдән 22сенә кадәр район юлларында 10 юл-транспорт һәлакәте булды.
Быелгы көз үзенең сюрпризлары белән сөендерергә дә, гаҗәпләндерергә дә өлгерде. Табигатьтә начар һава торышы юк, дисәләр дә, октябрь уртасыннан салкынайтып, кар төшүне күпләр әле көтмәде.
Күптән түгел  “Буа энҗеләре” әдәби клубы әгъзалары җирлекара үзәк китапханәдә түгәрәк өстәл артында очраштылар. Анда җирле шагыйрьләр һәм яшь каләм тибрәтүчеләр үзләре белән таныштырдылар, чыгышлар ясадылар, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп киләчәккә планнар билгеләделәр.

Шушы көннәрдә район мәдәният сараенда иҗат сезонын ачуга багышланган зур концерт булды.


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара. Әлеге чараның максаты – наркотикларга каршы көрәштә хокук сакчылары, хакимият органнары һәм халыкны берләштерү.
Шәһәр һәм райондагы оешма-предприятие җитәкчеләре халыкка күп кенә вакансияләр тәкьдим иттеләр.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Ел саен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропромышленность комплексы предприятиеләре арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс оештыра. Районда ул быел үткән атна ахырында узды һәм анда сигез хуҗалык катнашты.
Әтисеннән калган мирасны – мылтыкны законсыз саклавы өчен 58 яшьлек М. суд каршына басты.
35 яшьлек буалы Р. балконнан  урлаган велосипед бәясен өчләтә арттырып түләячәк.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Ялган аракы табылды шәһәрдәге бер, авыллардагы ике кибеттә. Оператив эзләү барышында полицейскийлар тап булган суррогат Казахстаннан кертелгән булып чыкты. Әлеге продукцияне сатуга алып кайткан кибет хуҗалары Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 15.12 маддәсенең 4 бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International