ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Унөченче сезонын ачты узган пәнҗешәмбедә Буа Дәүләт Драма театры коллективы. Бу юлы труппа тамашачыга инглиз язучысы Робин Хоудон әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Булса да була икән“ комедиясен тәкъдим итте.
Гакыйл Камалетдинов.
“Авангард” агрофирмасында кабат уракка төштеләр. Кукуруз суктыралар. Әлеге культура бөртеге дуңгызлар өчен җитештерелүче катнаш азыкның төп компонентларының берсе. Аларны читтән кайтартмауны максат итеп куйган “Авангард” агрофирмасында “кырлар патшабикәсен” икенче ел игәләр. 

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстанда, шул исәптән районда да “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы бара. Аның кысаларында наркотикларга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

17.10.14 ел. Ял үзәгендә чакырылыш көне уздырылды. Анда армия сафларына китәчәк егетләр үзләре, әти-әниләре, туганнары килгән иде. Туган илен якларга озатылучыларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров, ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, сугышчы-интернационалчылар Советы рәисе Ринат Хәсәновхәерле юл, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.


Эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Хәнифов, идарә начальнигы Илдус Насыйров, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов катнашты.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең нибары өч басмасына подписка рәсми-ләштереп, стильле планшет отарга мөмкин.

“Гольфстрим” бию коллективы  район дәрәҗәсен республикага гына түгел, Россиягә дә  танытты. Язмам күп конкурсларның лауреаты булган әлеге коллектив җитәкчесе Инна Минханова турында.

Киләсе ел  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә “Парклар һәм скверлар  елы” дип игълан ителде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда җәелдерелгән төр-ле чаралар кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм күпсанлы башка төр ветераннарның үтенече буенча район ветераннар советы президиумы шәһәрнең үзәк паркында Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы булдырырга тәкъдим итә.
Шәһәрнең “Ромашка” балалар бакчасы Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсенең чираттагы бүләгенә ия булды – бирегә шушы көннәрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен мобиль мини-автошәһәрчек кайтартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International