ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәр-ләре арасында ике дәүләт телен куллану” дигән конкурс игълан итте.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Үзидарә көне” узды шәһәрнең 2 номерлы лицеенда.
Аның кысаларында районның барлык оешма предприятие хезмәткәрләре дә, җирле халык та яшелләндерүгә үз өлешен керттеләр. Тополь, юкә, миләш, каен һәм башка агачлар утыртылды.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Узган атнада Бөек Новгород шәһәрендә узган аркан тарту буенча Россия чемпионатында Татарстан данын Буа районы командасы яклады.
Районда агропромышленность комплексы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын тиешле дәрәҗәдә кышкы саклауга куюга конкурс игълан ителде. Аның барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Буа шәһәре районы буенча бүлеге белгечләре хуҗалыклардагы кышлыкка куйган техниканың торышын тикшерәчәкләр һәм аларны дөрес карап тоту буенча киңәшләрен бирә-чәкләр. Конкурс 18 октябрьдә төгәлләнәчәк.
Мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона этабында катнашуга кандидатлар ачыкланды шушы көннәрдә “Батыр” спорт мәктәбендә.
26 октябрьдә сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, “кышкы” вакытка кайтабыз. Депутатлар моннан соң сәгать белән “уйнамаска” вәгъдә бирәләр. Бу яңалыкны ничек кабул итүләре турында без газета укучылардан сораштык.
Пермь краенда Кунгур боз куышлыгы уникаль табигать һәйкәле итеп кабул ителә. Риваятьләргә караганда, Себерне алырга барыр алдыннан Ермак отряды анда кыш чыккан, диләр.
Хөрмәтле  сайтны укучылар!  Район үзәк дәваханәсе һәм поликлиникасы эшенә кагылышлы сорауларыгызны, дәгъваларыгызны, тәкъдимнәрегезне җиткерү өчен шу-шы көннәрдә “Байрак” газетасы редакциясендә 3-19-73, 3-75-07 номерлары буенча “кайнар” телефоннар эшли башлады. Газета хезмәткәрләре ике атна дәвамында (10 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр 8дән 17 сәгатькәчә) сезнең шалтыратуларыгызны туплап барачаклар. Сорауларга газета аша үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрхановның җавап бирүен оештырачакбыз. 

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәтчелегенең 8 номерлы районара инспекциясе 2014 елның 5 ноябрендә 2013 ел өчен физик затларның мөлкәте-нә, транспорт һәм җир са-лымнарын түләү срогы төгәлләнүен хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International