ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Әле ноябрь-декабрь айларында гына район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәпләр директорлары Казан югары уку йортларында белем алучы студентлар янында булып, аларны районга эшкә кайтырга чакырганнар иде. Ә үткән атнада авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче вузлар вәкилләре мәктәпләр чыгарылышларын үзләренә укырга чакыру максаты белән очрашуга килделәр.
Татарстан дәүләт автоинспекциясе республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле, автомобильләрдә ерак юлга чыгудан тоткаларланырга киңәш итә.

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә районга терлекчелектә менеджмент буенча Россия академиясе профессоры, биология фәннәре докторы Ли Виталий Ден-Хакович килде. Ул хуҗалыклар җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре белән берлектә “Дружба“ агрофирмасының Мөкерле сыер фермасы эшчәнлеге белән танышты, киңәшләрен җиткерде.
Үткән атна ахырында “Арктика“ спорт мәктәбендә 1999-2000 елларда туган ир балалар арасында  “Алтын алка“ клубы призларына ярышларның зона турниры узды.
Артым, беренче чиратта, хезмәт пенсиясенең страховкалау өлешенә кагыла.

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте заданиесе буенча район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән ике тапкыр исерек йөртүчеләр ауларга чыктык.
Буага Мәскәүдән профессор, биология фәннәре докторы Ли Виталий Денхакович килде.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Тинчәле авылы далаларында яшәүче байбакларның чын карачкылары урнаштырылды.
Үткән шимбәдә район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында икенче спартакиада башланды.
Буага "культура" каналыннан тележурналистлар килде.Алар районның Ырыңгы авылыннан рәссам, сынчы Сандр Пикл иҗаты белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International