ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Әнвәр ага сугыштан соң, 1953 елда, Иске Суыксу мәктәбенә эшкә килә.  Ул физика дәресләрен алып барган, ә соңрак аны мәктәп директоры урынына күчергәннәр, ул анда 1960 елга кадәр эшләгән. Шушы көннәрдә ветеран яңадан үзенең яшьлеге мәктәбенә килде. Элеккеге укытучылары белән очрашуга аның укучылары да килгән. Бу мәктәптә 30 елдан артык укыткан Роза Алимова Әнвәр Низамовның дәресләрен әлегә кадәр хәтерләвен сөйләде.  Җирле шагыйрә Динә Камалетдинова, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәкыя Шиһапова да үз истәлекләре белән уртаклаштылар.

Ветеран укучыларга үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Соңыннан элеккеге укытучы уку йорты җитәкчелегенә һәм укучыларга җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде.

Буа мөхтәсибәте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хисабына 100 мең сум акча күчергән. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыя. Беренче чиратта җыелган акчалар армия өчен коры паеклар, тушенкалар, җылы әйберләр һәм аптечкалар сатып алуга һәм җибәрүгә юнәлдереләчәк. Һәр кеше татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.

25 октябрьдә Татарстанга Свияжск-Ульяновск рокадасы участогын файдалануга тапшыруга 80 ел тулуга багышланган «Җиңү Поезды» мемориаль составы киләчәк. Казан станциясеннән поезд Свияжск – Килдураз – Буа – Борындык маршруты буенча китәчәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

 

2022 елның 23 октябрендә якшәмбе көнне Буада өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган гражданнарны озаттылар. Ир-атларны якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук район башлыгы Ранис Камартдинов, дин әһелләре озатып калды.

Ил сакчылары алдында чыгыш ясап, Ранис Камартдинов иң мөһиме - үзегезне саклап, туган якка исән-сау кайту, дип ассызыклады.


е дә чыкты. Алар юл буена төзелешеп мобилизацияләнүчеләрне изге теләкләрдә озатып калды.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасының мобилизацияләнгән гражданнарының туганнарына һәм якыннарына «Таттелеком» компаниясе чыбыклы элемтә хезмәтләреннән файдалану кысаларында ярдәм күрсәтәчәк. Оператордан ташлама алу өчен гариза бирелгәннән соң, Интернет һәм цифрлы телевидение киләсе алты ай эчендә бушлай биреләчәк.

 

- Әбиләр бик канәгать калды. Хәзер   участокларны тәртипкә китерә  торган вакыт. Ләкин кайбер өлкәннәрнең   бу эшләрне үзләре эшләргә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без традиция буенча  ярдәмгә киләбез.  Аларның участокларын гына җыештырып калмыйбыз, ә аларга шатлык һәм  игелеккә ышаныч бүләк итәбез. Без үзарахөрмәт һәм үзараярдәм барлыгын  тагын бер кат күрсәтәбез. Безнең өчен иң кадерлесе - аларның  ихлас елмаюын күрү һәм  тыйнак "рәхмәт егетләр"  сүзләрен ишетү, - дип уртаклаша егетләр.

 

2022 елның 21 октябренә мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен хәйрия счетына 1 млн. 44 мең 147 сум акча кергән.

Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районында мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм күрсәтү кысаларында хәйрия иганәчеләре ярдәме җыела торган счет ачылды.

Әлеге акчаларга һәр мобилизацияле якташыбызга  кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән сумкалар сатып алына.

Район халкы соравы буенча бу эшне Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов башлап җибәрде

 

Сезне «Татарстан Республикасының хатын - кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ мәгълүмат проектында катнашучы шагыйрә Динә Камалетдинова белән таныштырабыз.

Динә Насретдинова 1946 елның 3 апрелендә ТАССРның Буа районы Иске Суыксу авылында туа. Динә Насретдин кызы-шагыйрә, ике шигырь җыентыгы авторы.

Ул кечкенә чагында ук шигырьләр яза башлый. Алтмышынчы еллар башында аның шигырьләре район газетасы битләренә урнаштырыла. Ә 1969 елда Динә Камалетдинованың иң яхшы шигырьләре Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Беренче карлыгач» җыентыгында басылып чыга.

Буа районының Адав-Толымбай авылында туып-үскән Вениамин Николаев күптән түгел генә эшен алыштырып, юл төзү оешмасына урнаша. Буш вакытта балык тоту белән мавыга һәм вакытын гаиләсе янәшәсендә уздырырга ярата.

       Алынган повестка  тормыш итү рәвешен тулысынча үзгәртергә мәҗбүр итте.

       Бүген Вениамин башка мобилизацияләнгән буалылар белән бергә Казан Экспо базасында  хәрби өйрәнүләр үтә. Тренировкалардан зарланмый, армиядә булуы, чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итүе дә ярдәм итә күрәсең.

     Ә өйдә аны тормыш иптәше Елена һәм Казан Экспо янында әтисен күрергә килгән ике сабые көтә.

Казан буенча: аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..-1˚. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+6˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International